Ачыш
СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: КАРШЫ АЛ, АРТ ФОРУМ!
27 июнь, 2018
Бүген зарыгып көткән арт форум башланды!
Иртән торып, бар эшләремне эшләп, аттестат алырга киттем. Ә аннан соң инде, әтием белән Биләргә кузгалдык...
Бер сәгать барганнан соң, мин, ниһаять, Биләрдә! Кабат кайтырга бик шат идем.
Бу җирләрне сагынмыйча мөмкин түгел.
Теркәлү үткәннән соң безне төшке аш көтте. Тәмле генә ашагач, без ачылыш тантанасына киттек. Театр, бию, җыр юнәлешләренең җитәкчеләре белән таныштык.
Сәгать дүрттә кичке чарага әзерлек башланды. Безгә "Камыр батыр" әкиятен заманчалаштырып, боевик жанрында күрсәтергә кирәк иде. Мин шахның кызы булдым;) Аеруча, Булат абыйга рәхмәтләремне әйтәсем килә - ике сәгать эчендә әкият әзерләр өчен искиткеч түзем булу кирәк бик.
Төшке аштан соң инде иң кызыгы - кичке чара. Бүген ул бик кызык форматта узды. Әкиятләрне заманча стильдә күрсәтергә кирәк иде. Бик-бик кызык булды! Сәлкешләр, афәрин!
Беренче көнебезнең ахыры - кызу дискәтүк! Рәхәтләнеп биегәч, "Сәләт" аланы йокыга чумды...
Менә инде Арт форумның беренче көне дә тәмам. Тыныч йокы, Биләрем! Сау бул, көндәлек!
#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ
Бүген зарыгып көткән арт форум башланды!
Иртән торып, бар эшләремне эшләп, аттестат алырга киттем. Ә аннан соң инде, әтием белән Биләргә кузгалдык...
Бер сәгать барганнан соң, мин, ниһаять, Биләрдә! Кабат кайтырга бик шат идем.
Бу җирләрне сагынмыйча мөмкин түгел.Теркәлү үткәннән соң безне төшке аш көтте. Тәмле генә ашагач, без ачылыш тантанасына киттек. Театр, бию, җыр юнәлешләренең җитәкчеләре белән таныштык.
Сәгать дүрттә кичке чарага әзерлек башланды. Безгә "Камыр батыр" әкиятен заманчалаштырып, боевик жанрында күрсәтергә кирәк иде. Мин шахның кызы булдым;) Аеруча, Булат абыйга рәхмәтләремне әйтәсем килә - ике сәгать эчендә әкият әзерләр өчен искиткеч түзем булу кирәк бик.
Төшке аштан соң инде иң кызыгы - кичке чара. Бүген ул бик кызык форматта узды. Әкиятләрне заманча стильдә күрсәтергә кирәк иде. Бик-бик кызык булды! Сәлкешләр, афәрин!
Беренче көнебезнең ахыры - кызу дискәтүк! Рәхәтләнеп биегәч, "Сәләт" аланы йокыга чумды...
Менә инде Арт форумның беренче көне дә тәмам. Тыныч йокы, Биләрем! Сау бул, көндәлек!
#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев