Логотип Идель
Ачыш

СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: "ГДЕ ЛОГИКА?"

22 июнь, 2018. Хәерле иртә, "Сәләт" аланы! Иртә нәкъ менә шушы җырдан башланды.

Кояш кыздыра, ә сәлкешләр зарядкага чаба. Аны буген безгә (*исемен хәтерләмим) үткәрде. Төрле-төрле кызыклы күнегүләр ясаганнан соң без иртәнге аш ашарга киттек.

Сәгать унда форумның ачылышы башланды. Бик күп күренекле шәхесләр килде, Таһир абый безнең белән кызыклы уеннар уйнады, иң актив сәлкешләр аләмнәрне күтәрделәр.

11дә остаханәләргә таралаштык, мин Дмитрий абый Захаров остаханәсенә бардым. Шул кадәр креатив һәм оригиналь спикерны күргәнем юк иде әле. Төрле уеннар уйнатты, эшмәкәрлек турында шундый мавыктыргыч итеп сөйләде! Остаханәдән китәсем дә килмәде! Бу очрашудан бөтенләй башка кеше булып чыктым!

Тәмле аш ашаганнан соң безне волейбол һәм шахмат ярышлары көтте. Аланнарыбыз өчен шундый җан аттык! Күз алдыгызга да китерә алмыйсыздыр безнең хәлатне... Тамак авырта, тавыш юк, ләкин алан өчен без барысын да түзәргә әзер!

Менә инде кичке аш та килеп җитте, ә аннан соң безне "Где логика?" интеллектуаль уены көтә иде.

Миңа аланыбызның җыелма командасында катнашучы булырга насыйп булды. Менә уен бу! Үзем бәләкәй чактан интеллектуаль уеннар белән мавыгам. Уйнаганда кичергән эмоцияләрем... Ичкиткеч! Мәсьәләләр чишкәндә башларыбызны яхшы гына эшләтергә туры килде!;)

Безнең команда бу уенда 3нче урынны яулады! Шундый көтелмәгән шатлык булды!

"Сонник"лар ашаганнан соң , "Сәләт" татлы йокыга чумды.

Менә инде икенче көн дә тәмам, форумның программасы көннән-көн шәбрәк! Ышанам, алда да шулай булачак!

Сау бул, көндәлегем. Тәмле йокылар, " Сәләт"ем❤️

Айназ Сөләйманова

#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев