Логотип Идель
Ачыш

ФОРУМ ЭШЕН БАШЛАДЫ

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.


Габдулла Тукай


Нәкъ Менә шушы девиз белән яши "Сәләт" халкы. 22 июнь көнне Биләрдә "SOFT SKILLS BILER" форумының ачылыш тантанасы үткәрелде.

Быел Биләр форумда сәлкәшләр һәм кунаклар өчен күп яңалыклары бар. Оештыручылар юкка гына "Сәләт"нең гел үсештә булуы хакында сөйләмиләр инде. Мәсәлән, форум башка елларны 1 генә тапкыр үткәрелсә, быел Биләрдә 6 (!) форум үткәреләчәк.

Форумда, беренче чиратта, татар теленә генә түгел, сәлкәшләрнең иҗади, фәнни яктан үсешләренә дә игътибар бирелә. Сәләт - ул мәңгелек яшьлек дөньясы, һәм кем генә ничә яшендә килүенә карамастан, "Сәләт" атмосферасы көчле тәэсир ясый.

Форумның ачылыш тантанасында Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Николай Чурин, Татарстан Республикасы «Лето» балалар һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял һәм эш белән тәэмин итү үзәге директоры Раил Моратшин, Алексеевск муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Рифкат Сөләйманов, ФДББУ ӨБ «Балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү федераль үзәге»нең балалар ялын үстерү бүлеге баш белгече Иван Денисов һәм «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов катнашты.

«Сәләт» фондының башкарма директоры беренчеләрдән булып аландагы кунакларны һәм катнашучыларны сәламләде: «Ниһаять, без янәдән үзебезнең изге Биләребезгә кайттык. Ә Биләр – «Сәләт»ле булды. Нәкъ шушы җирләрдә безнең тамырларыбыз башлана, шуңа күрә без аларны онытмаска тиеш. Зур эш башкаручыларның дәвамчылары буларак, форумның ачылыш тантанасы безнең өчен бик истәлекле көн. Әле җәй дәвамында Биләрдә 15 мең кеше булачакбыз. Димәк, җәй күңелле узачак, яңа танышулар, хис-кичерешләргә бай булачак».

Сәлкәшләр тантанага хәтле бер көн алда ук килгәннәр инде: рәсми ачылыш нык әзерлек һәм күтәренке кәеф таләп итә. "Сәләт" бит ул аерым бер дөнья, башка бер тормыш, сәлкешләрнең һәм әйдаманнарның үз биюләре, җырлары, тантанага хәтле аларны кабатлап, башка сәлкәшләр белән танышып өлгерергә кирәк. Алан быел, чыннан да, танырлык түгел! Ул чатырлар өйдәгечә җайлы, рәхәт, аланда спорт уеннары өчен дә урын каралган. Россиядә футбол буенча дөнья чемпионаты бара, сәлкәшләр дә калышмый, көн дә футбол уйныйлар. "Сәләт" - бары тик ял итү урыны түгел, ул татар халкы, тарихы турында белемнәрне дә арттыру, шуңа күрә чатырларда быел борынгы бабаларыбызның фотосурәтләре һәм биографияләре дә бастырылган.

"Сәләт" елдан-ел үсә, һәрвакыт сәлкәшләргә ниндидер яңалыклар әзерли. Балалар үзләре моңа бик шат һәм үзләренең хисләрен безнең белән дә уртаклаштылар.
Камилә: “Минем өчен бу инде икенче форум. Бу елгы форум былтыргысыннан күпкә аерыла, чатырларыбыз кечкенәрәк иде. Әмма минем өчен иң мөһиме - яңа кызлар-егетләр белән танышу, мин монда дуслар эзләп киләм. Форумнар тәмамлангач та, икенче җәйгә кадәр без еш күрешәбез, бергә өйрәнгән биюләрне биибез, җырларыбызны искә төшерәбез. Гомумән, аралашып яшибез. Ә бүгенге дәресләргә килгәндә, безгә алар бик ошый, татар телен камилләштерү өстендә барыбыз бергә эшлибез”, - ди сәлкәш.

Чыннан да, “Сәләт” гел үсештә, үзгәрешләрдән курыкмый, ел саен килүчеләрне яңалыклар белән сөендереп тора. Туган телебез аша, рух белән берләшкән яшьләр - халкыбызның якты киләчәге!

Наилә Шиһапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев