Ачыш
СӘЛКЕШ КӨНДӘЛЕГЕ: АЛАНДА - КВН!
23 июнь, 2018. Иртә 6:30да башланды. Тиз генә уянып, юынып зарядкага йөгердем.
Зарядканы бүген безгә Игорь абый Смирнов үткәрде. Гадәттәгеә, күнегүләр ясаганнан соң сәлкешләр иртәнге аш ашарга китте.
Бүген безне 2 остаханә көтте. Һәрберсе үзенчә кызыклы иде. Мин лидерлык һәм мәгълүматны дөрес эшкәртүгә багышланган остаханәләргә бардым.
Ә төштән соң, күптән көтелгән җиргә - Изге Чишмәгә экскурсиягә киттек. Мондагы табигать искиткеч! Изге җирдә булу минем өчен чын бәхет!
Кечкенә сәяхәтебездән кайтка, футбол ярышлары үтте. Без инде, тәҗрибәле җанатарлар, шуңа күрә иң беренчеләре булып, сөрәннәрне каты-каты кычкырып, бу уенны карарга йөгердек.
Ә кичкә иң кызыгы - КВН уены! Барлык аланнарның мәзәкләреннән рәхәтләнеп көлдек!;)
Менә инде форумның 3 көне дә тәмам. Шатлыклы мизгелләр, күп-күп елмаюлар, кечкенә сөенечләр белән тулы көн өчен рәхмәт, "Сәләт"ем
!
Сау бул, көндәлек! Тыныч йокы, Биләр. ☺♥
Айназ Сөләйманова
#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ

!Сау бул, көндәлек! Тыныч йокы, Биләр. ☺♥
Айназ Сөләйманова
#СӘЛКЕШКӨНДӘЛЕГЕ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 февраля 2026 - 08:30
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРЕН КҮЗӘТҮ БАШЛАНА
-
5 февраля 2026 - 11:59
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ БЕРЕНЧЕ РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНӘ СТАРТ БИРДЕ
-
4 февраля 2026 - 16:22
«ӘЙТ» ШОУ-КОНФЕРЕНЦИЯСЕ: ПРОЕКТТА 1700ДӘН АРТЫК ЯШЬ ТАТАРСТАНЛЫ КАТНАШТЫ
-
4 февраля 2026 - 11:44
ТАТАРСТАНДА УКЫТУЧЫЛАР ҖИТМӘВЕН ПЕДКЛАССЛАР АЧУ БЕЛӘН ХӘЛ ИТӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев