Ачыш
– ПОЧЕМУ? – ПАТАМУШТЫ!
“Ни өчен?” дип аталган рубрикабызны бик ошаттыгыз. Димәк, дәвам итәбез! “Кычыткан ник әтәли?”, “Ни өчен чәчәкләрдән хуш ис килә?” - бүген шушы сорауларга җавап табарбыз.
Кычытканның сабагы да, яфраклары да нечкә энәләр белән капланган. Энәләрнең кайберләре бик каты һәм аларның төпләрендә сыеклык белән тулы “капчык”лар бар. Аларда безнең тәнебезне әчеттерә торган кислота саклана.
Энәләрнең очлары бик үткен. Шуңа күрә тәнгә үтеп керү алар өчен берни түгел. Шул рәвешле кислота тире астына керә һәм тирене әчеттерә. Әгәр кычытканны кисәк һәм бик тиз ялан кул белән өзеп алсак, ул безне әтәләмиячәк, чөнки болай эшләгәндә энәләр сына һәм тәнгә үтеп керә алмый.
Чәчәкләрдән килә торган ис – ул билгеле бер температурада тарала торган очучан майлар. Чәчәкләрдән юкка гына хуш ис килми: алар шул рәвешле серкәүләүчеләрне, ягъни имезүче, кош, бөҗәкләрне үзләренә җәлеп итә. Кызыклы факт: серкәләүчеләре ярканатлар булган үсемлекләрнең чәчәкләре төнлә генә ачыла. Ә кайбер үсемлекләр чебеннәрне җәлеп итү өчен хәтта чи ит исе чыгара.
#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ
Кычыткан ни өчен әтәли?

Ни өчен чәчәкләрдән хуш ис килә?
Чәчәкләрдән килә торган ис – ул билгеле бер температурада тарала торган очучан майлар. Чәчәкләрдән юкка гына хуш ис килми: алар шул рәвешле серкәүләүчеләрне, ягъни имезүче, кош, бөҗәкләрне үзләренә җәлеп итә. Кызыклы факт: серкәләүчеләре ярканатлар булган үсемлекләрнең чәчәкләре төнлә генә ачыла. Ә кайбер үсемлекләр чебеннәрне җәлеп итү өчен хәтта чи ит исе чыгара.
Зилә САБИТОВА әзерләде
#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев