Ачыш
ПЕСИНЕҢ ХЕЗМӘТ ХАКЫ - АЕНА 20 МЕҢ!
Синең песиең узган айда ничә сум хезмәт хакы алды? Ничек инде бер тиен дә алмады? Бик беләсең килсә, Рәсәй песиләренә аена 20 мең түли торган эш тәкъдим итәләр!
Шушы көннәрдә Түбән Новгородтагы бер төзелеш компаниясе үзләренә эшкә алырга песи эзләве турында хәбәр бирде, песигә 20 мең сум хезмәт хакы түләргә вәгъдә итәләр.
Гадәти булмаган хезмәткәр яңа комплекста беренче йортны тапшыру хөрмәтеннән кирәк дип табыла. “Яңа йортка иң беренче песи керергә тиеш. Хуҗаларның барсының да песиләре юк, шуңа да без бу эшне җиренә җиткереп башкару өчен хезмәткәр эзлибез”, - дип аңлата үзләренең бу белдерүләрен эш тәкъдим итүчеләр.
“Койрыклы хезмәткәрнең” бурычлары түбәндәгедән гыйбарәт булачак: йортка беренче булып керү һәм анда яшәү өчен аны энергетик яктан әзерләп кую. Эшкә алыначак песигә кирәк сыйфатлар булып чыдамлылык, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булу тора. Эш тәҗрибәсе булу мөһим түгел.
Әлеге белдерүне урнаштырып, ике көн дә үтми, Россиянең төрле почмакларыннан “эшкә” алынырга әзер булган песиләрнең резюмелары килә башлый. Бүгенге көндә бу постка 100 дән артык песи фотосы беркетелгән. Берәү хәта үзенең этен тәкъдим итә, “эш акча китерә” дип тә язып куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев