Ачыш
НИ ӨЧЕН ЯҢГЫР ЯУГАНДА ЙОКЛЫЙСЫ КИЛӘ?
Традиция буенча, әлеге сорауга атмосфера басымының төшүен “гаеплиләр”. Әмма галимнәр башка сәбәпләрне дә атый.
Беренчедән, яңгыр яуганда кояш яктыртмый, ә димәк, йокы гормоны “мелотонин” бүленеп чыга, ягъни биологик сәгатьләр дөрес эшләми башлый.
Икенчедән, яңгырдан соң килгән җир исе тынычландыру сәләтенә ия.
Бу ис ничек барлыкка килә соң? Коры вакытта үсемлекләр бик үзенчәлекле майлар бүлеп чыгара, алар су җитмәгәндә орлыклар үсмәсен өчен кирәк.Ә яңгыр бу майларны юып төшерә, бу май исе геосмин (бактерияләр тарафыннан ясалган органик матдә) кушыла. Нәтиҗәдә,тынычландыра торган ис хасил була.
Өченче сәбәп яшеннән соң хасил булган озон да булырга мөмкин. Озон – ул кислородның модификацияләнгән (ике урынына өч атомлы) варианты.
Һәм, ниһаять, яңгырның ритмлы тавышы да йокыны китерә. Кайбер мәгълүматлар буенча ул баш миенең активлыгын киметә, йокыны яхшырта. Менә нәрсәгә урамда яңгыр яуганда йоклавы шулай рәхәт икән ул!
БЕЛЕП ТОР!
Авырган вакытта тән температурасы күтәрелә икән, бу организмның инфекция белән көрәшүен аңлата. Әмма кайчак температура артык югары күтәрелә, бу очракта ул кеше тормышы өчен куркыныч, шуңа күрә аны төшерү кирәк. Температураның 37 гә җитүе организмда интерферон аксымы бүленеп чыгуга китерә, ул вирусларга каршы тора. Мондый температураны төшерсәк, без организмга авыру белән көрәшергә комачаулаячакбыз гына.
#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ

Зилә САБИТОВА әзерләде
#ПОЧЕМУПАТАМУШТЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
Нет комментариев