Логотип Идель
Ачыш

"ҺӨНӘР" ФЕСТИВАЛЕНДӘ ФИЛЛӘР ӨЛӘШӘЛӘР?!

Бэби-спектакльләр, хәрби шәһәрчектәге спектакльләр, яңа мәйданчыклар... Быелгы IX “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале шулар белән шаккаттырырга җыена. Анда 4 шәһәрдән 15 спектакль тәкъдим ителәчәк.

9-14 декабрь аралыгында узачак чарада быел яшь режиссерларны укыту максатыннан педагогларны да чакыралар. Күп кенә очракта яшь режиссерларның эшләре ишетелми-күрелми кала. Әлеге фестиваль моның өчен махсус мәйданчык. Гадәттә, фестивальдә бер тапкыр катнашкан режиссерлар ел саен катнашмый.

– «Һөнәр» – яңа стартаплар өчен мәйданчык. Фестивальнең үзенчәлеге шунда: бездә чикләр юк. Бары тик 35 яшькә кадәр булган режиссерларның спектакльләре яки ул яшьне узган булса да, режиссерның дебют эшеннән соң 5 ел дәвамында куйган спектакльләре катнаша ала. Безгә иң мөһиме – театраль перифериядә нәрсә барганлыгын күрсәтү, – ди Г. Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов.

Быелгы фестиваль спектакльләре арасында татар, рус, башкорт телләрендәгеләре бар. Алар Казанның 6 мәйданчыгында тәкъдим ителә. Шунысы да бар: фестивальдәге спектакльләрдән соң ачык фикер алышу бара. Теге яки бу спектакль турында һәркем үз фикерен әйтергә мөмкин.

Әлбәттә, татар режиссерлары, театрлары арасында бу фестивальдә катнашырга теләмәгән, эшләрен ничек бар – шулай дәвам итәргә теләгән режиссерлар да бар икән. Шуңа Камал театры бу юнәлешне кирәкле һәм файдалы дип тапкан режиссерлар һәм театрлар белән эшли.

Шунысы да бар: фестивальдә катнашучыларга премияләр дә, урыннар да бирелми.

– Иң мөһиме бер-берең белән аралашу, башка яшь режиссерларга үз эшеңне күрсәтү. Фестивальдә катнашкан режиссерларны аерым билгеләп үтеп, акчалата премия бирсәк, филләр «таратсак», бәлки бу фестивальнең киләчәге дә булмас иде, – ди Г. Камал театры директоры Илфир Якупов.

Ә фестиваль спектакльләренә билет бәяләре дә тешләми торган: һәркем ала алырлык сумма билгеләнгән.


Белешмә:

“Һөнәр” фестивале беренче тапкыр 2009 елда Г. Камал театры инициативасы белән оештырыла. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә Фәрит Бикчәнтәев укучылары катнаша. Хәзер биредә ел саен спектакльләрен 15 яшь режиссер тәкъдим итә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев