Ачыш
МӘКТӘПТӘ ТЕЛЕФОН ТЫЕЛА?!
Министр Ольга Васильева “Мәктәпләрдә мобиль телефоннардан баш тарту – дөрес гамәл”, - дип саный.
Россиянең мәгариф һәм фән министры мәктәпләрдә телефоннарны тыюны хуплады.
- Французларның мәктәпләрдә гаджетларны куллануларын тыю турындагы законны уңай бәялим. Бездә дә бу тәҗрибәне үткәреп карарга теләгән мәктәпләр бар, аларга безнең карашыбыз, әлбәттә, уңай булачак. Киләчәктә барлык мәктәпләребездә дә шулай булыр дип өметләнәбез, - ди ул үз чыгышында.
Франциядә яшәмәсәк тә, бездә – Татарстанда да балаларның үзләре теләп (!) телефоннардан баш тарту очраклары билгеле. Мәсәлән, Арча районының Шушмабаш урта мәктәбе укучысы Фазыл Вилданов шундыйлардан.
- Телефоным бар, бик кирәк чакта алам, ләкин һәрдаим үзем белән күтәреп йөрмим. Иң курыкканым - әнә шул гаджетларының колына әверелү. Үзебезнең мәктәптә дә шундыйларны күрәм. Аннан соң телефоннар вакытны күп ашый, компьютерда утырганда да вакыт сизелми дә узып китә. Тагын кызларның селфига төшеп йөрүләрен аңламыйм һәм аңларга да теләмим.
Россиянең мәгариф һәм фән министры мәктәпләрдә телефоннарны тыюны хуплады.
- Французларның мәктәпләрдә гаджетларны куллануларын тыю турындагы законны уңай бәялим. Бездә дә бу тәҗрибәне үткәреп карарга теләгән мәктәпләр бар, аларга безнең карашыбыз, әлбәттә, уңай булачак. Киләчәктә барлык мәктәпләребездә дә шулай булыр дип өметләнәбез, - ди ул үз чыгышында.
Франциядә яшәмәсәк тә, бездә – Татарстанда да балаларның үзләре теләп (!) телефоннардан баш тарту очраклары билгеле. Мәсәлән, Арча районының Шушмабаш урта мәктәбе укучысы Фазыл Вилданов шундыйлардан.- Телефоным бар, бик кирәк чакта алам, ләкин һәрдаим үзем белән күтәреп йөрмим. Иң курыкканым - әнә шул гаджетларының колына әверелү. Үзебезнең мәктәптә дә шундыйларны күрәм. Аннан соң телефоннар вакытны күп ашый, компьютерда утырганда да вакыт сизелми дә узып китә. Тагын кызларның селфига төшеп йөрүләрен аңламыйм һәм аңларга да теләмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Нет комментариев