Ачыш
МӘКТӘПТӘ КИЛӘЧӘККӘ ХАТ ТАБЫЛГАН
Новосибирсктагы бер мәктәпне ремонтлаганда эшчеләр стена эченнән хат салынган капсула табып ала.
Мәктәп директоры вазыйфаларын башкаручы Галина Дежнева: “Капсула штукатурка алыштырганда табылды, аның эчендә 1967-1968 елгы мәктәп укучыларының киләчәк буынга хатлары бар. Анда алар трамвай төзер өчен металл җыярга һәм Владимир Ленинның тормыш юлын җентекләп өйрәнергә вәгъдә бирәләр, - ди. - Без дивар эчендә ни дә булса була алуы турында уйлап та карамаган идек”.
Шулай ук хатта укучылар киләчәккә сәлам юллыйлар һәм яхшы укырга, мәктәп тормышында актив катнашырга да сүз биргәннәр. Киләчәккә хат машинкада җыелган. “Хатны линейкада барлык балалар каршында укырбыз дип торабыз, аннан ул мәктәп музенда үз урынын табар”, - ди Галина Дежнева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 октября 2026 - 11:29
РОСОБРНАДЗОР 77 МЕҢ УКУЧЫ ҺӘМ СТУДЕНТНЫҢ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫГЫН ТИКШЕРӘЧӘК
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
Нет комментариев