Ачыш
КОМПЬЮТЕР ТЫЧКАНЫН КЕМ УЙЛАП ТАПКАН?
9 декабрь – компьютер тычканының туган көне булып санала. Чөнки бу көнне Америка уйлап табучысы Дуглас Энгельбарт аны халыкка күрсәтә һәм ничек эшләвен аңлата.
Беренче “тычкан” агачтан ясалган була! Көпчәкләргә урнаштырылган гап-гади агач куб була ул.

Ә тычкан исемен аңа койрыклы булган өчен бирәләр. Бу җайланма тоташтырылган чыбык чынлап та койрыкны хәтерләтеп тора бит.
Энгельбарт уйлап тапса да, беренче “тычкан”ны инженер Билл Инглиш җыя. Ә аның өчен программаны Джефф Рулифсон исемле кеше яза.

Соңрак бу идея белән Xerox компаниясе кызыксына башлый. Нәкъ менә шул оешма белгечләре “тычкан”ны компьютерның бер өлеше буларак куллана башлый. Шул сыйфатта бу җайланма дөньяга таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев