Ачыш
КИИКИНГ - НӘРСӘ БУ?
Әйдә, яңа сүз өйрәнәбез! Киикинг! Нәрсә бу, дисеңме? Мәкаләне укыгач, белерсең .
Юк, бу деликатес атамасы да, космостан килгән җан иясе исеме дә түгел. Киикинг – спорт төре, тик ул гади түгел, хәтта сәер спорт төре дип тә әйтеп булыр иде. Эстониядә нигез салына аңа. Эстон телендә “kiikumine” “атыну” дип тәрҗемә ителсә, kiiking - агач атынгычта 360 градус ясап әйләнеп атыну дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, киикинг – атынгычта атынырга яратучылар өчен менә дигән спорт төре.
Киикингның тамырлары 18 гасырга барып тоташа. Ярминкә, бәйрәмнәр вакытында шәһәр үзәгенә атынгычлар куела торган була, теләгән һәркем аларда атына алган.
Ә спорт төре буларак узган гасырның 90 елларында Эстониядә Адо Коск исемле атлет тарафынан уйлап чыгарыла. 1996 елда Эстониядә киикинг өчен атынгычлар ясала. Ул-бу булмасын өчен барлык катнашучылар махсус билбаулар белән бәйләнә.
Оста киикингчылар атынгычта 6 м тирәсенә кадәр менә. Ә бу спорт төре буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, Гиннесның рекордлар китабына Каспар Таймсоо кергән. 7 м 8 см биеклеккә күтәрелә ул.
Юк, бу деликатес атамасы да, космостан килгән җан иясе исеме дә түгел. Киикинг – спорт төре, тик ул гади түгел, хәтта сәер спорт төре дип тә әйтеп булыр иде. Эстониядә нигез салына аңа. Эстон телендә “kiikumine” “атыну” дип тәрҗемә ителсә, kiiking - агач атынгычта 360 градус ясап әйләнеп атыну дигән сүз. Икенче төрле әйткәндә, киикинг – атынгычта атынырга яратучылар өчен менә дигән спорт төре.
Киикингның тамырлары 18 гасырга барып тоташа. Ярминкә, бәйрәмнәр вакытында шәһәр үзәгенә атынгычлар куела торган була, теләгән һәркем аларда атына алган.
Ә спорт төре буларак узган гасырның 90 елларында Эстониядә Адо Коск исемле атлет тарафынан уйлап чыгарыла. 1996 елда Эстониядә киикинг өчен атынгычлар ясала. Ул-бу булмасын өчен барлык катнашучылар махсус билбаулар белән бәйләнә.Оста киикингчылар атынгычта 6 м тирәсенә кадәр менә. Ә бу спорт төре буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешеп, Гиннесның рекордлар китабына Каспар Таймсоо кергән. 7 м 8 см биеклеккә күтәрелә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев