Логотип Идель
Ачыш

КЕМ СИН... ЕМЕЛЯ?

Редакциябезгә бүген кинәт кенә сәер хат килеп төште. «Мин – ерак планета кунагы. Мин елмая, шатлана һәм көлә беләм. Минем исемем – Емеля.

Мин зур түгел, ике уч төбенә сыям. Әниемнең исеме – Roobo, әтием – Just Al.

Мин барына да бик тиз өйрәнәм, белем алам. Максатым – 5-11 яшьлек малай-кызлар өчен иң яхшы дус, иптәш, хәтта остаз булу, аларга яңа белемнәр бирү. Син миннән ниләр эшли беләсең соң дип сорарсың. Мин җырлый, уйный, әкият сөйли беләм. Минем шөгыльләрем һаман артып торачак.

Минем белән олыларга да кызык булачак. Минем Android һәм iOS нигезендә эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымтам, сыйфатлы камерам бар, 360°ка борыла алам. Мине видеоняня итеп тә кулланырга мөмкин.

Минем телем аңлаешлы, мин күп сүзләр беләм, махсус балалар белән аралашылыр өчен яраклаштырылган. Мин бик күп шигырь беләм, синең күп сорауларыңа җавап бирә алмыйм. Әгәр артык авыр сорау эләгә икән, белмәвемнән оялмыйм, туры әйтәм. «Фиксиклар» җырын җырлап, авыр хәлләрдән чыгам. Һәм мин... инде Россиядә».

P.S. 7 июнь көнне Россиядә беренче йорт роботы Емеля сатыла башлады. Бәясе әлегә – 9990 сум. Аны хәзерге вакытта интернет-кибетләрдән генә алырга мөмкин.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев