«КАЗАННАН ТУП-ТУРЫ ГЕРМАНИЯГӘ»
Җәй, кояш, каникуллар, яхшы кәеф - мондый гүзәллекне бушка әрәм итәсе килми. Шулаймы? Җәйге ялларның файдалы, кызыклы, күңелле узуын, ә иң мөһиме - искә алырлык вакыйгалар булуын телисең. Инстаграмга матур-матур фотолар да кертәсе бар бит әле. Тик нишләргә, кайларга барырга, нинди шөгыль табарга?
«Ялкын»ның бер бик шәп идеясе бар!
17 нче июнь көнне Казаннан Франкфурт-на-Майне шәһәренә турыдан-туры рейслар ачыла. Самолетлар атнасына ике тапкыр: дүшәмбе һәм җомга көннәрендә очачак. Самолетының да ниндие бит әле: «Airbus A320»!
Баруын бардык, ничек кайтырбыз дисеңме? Безнең өчен монысын да хәл итеп куйганнар: Франкфурт-на-Майнедан Казанга турыдан-туры рейслар йөри.
Бер атна готик стильдәге биналар карап, серле тарихи урыннарда йөреп кайту өчен менә дигән мөмкинлек. Чемоданнарыңны әзерли тор. Тиздән китәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев