Ачыш
КАРАҢГЫ-КАРАҢГЫ БИНАДА...
Илон Маск галәмгә үз машинасын җибәреп, Марска даими сәяхәтләр кылу мөмкинлеге булдырырга хыялланган арада монда, Җирдә космосның филиаллары ачыла тора. Россиянең иң абруйлы спорт медиаресурсы Sports.ru хәбәр иткәнчә, Пхенчханда Олимпиа уеннары белән бергә дөм кара павильон ачылган. Британ архитекторы Асиф Кхан уйдырмасы буенча, әлеге бина Җирдән күренеп тора торган космосны хәтерләтергә тиеш. Бина янына якынлашучы һәрбер кеше үзен төпсез галәмгә караган төсле хис итәчәк.
Әлеге бина каралыгының сере нидә соң? Аның өске катламы махсус Vantablack – кешелеккә билгеле булган иң кара матдә белән капланган. Материал алюминий фольгада урнашкан нанокөпшәләрдән ясалган. Vantablack үзенең өслегенә эләгүче 99% яктылыкны “йота”, чагылыш булмаганлыктан кеше күзе аны кара чокыр, бушлык сыман кабул итә. Мондый төстәге күләмле предметлар яссы кебек күренә.
Бинаның тәэсир итүен көчәйтү өчен архитектор төнге күктә кабынган миллионлаган йолдызларны хәтерләтүче ут чыбыкларын өстәгән. Сез павильонга якынлашкан саен тойгы һәм хис-кичерешләрегез көчәячәк.


Павильонның тышы никадәр кара булган кебек, эче шулкадәр ак. Аның эчендә махсус “су бүлмәсе” инсталляциясе урнашкан. Әлеге бүлмә минутына 25 мең су тамчысын тудыра, тамчылар махсус улаклар (алар өстеннән йөрергә мөмкин) буенча ага һәм ахыр чиктә күлгә эләгә. Тамчыларның тизлеген сенсорлар ярдәмендә һәрбер кеше үзенчә көйли ала.
Әлеге бина каралыгының сере нидә соң? Аның өске катламы махсус Vantablack – кешелеккә билгеле булган иң кара матдә белән капланган. Материал алюминий фольгада урнашкан нанокөпшәләрдән ясалган. Vantablack үзенең өслегенә эләгүче 99% яктылыкны “йота”, чагылыш булмаганлыктан кеше күзе аны кара чокыр, бушлык сыман кабул итә. Мондый төстәге күләмле предметлар яссы кебек күренә.Бинаның тәэсир итүен көчәйтү өчен архитектор төнге күктә кабынган миллионлаган йолдызларны хәтерләтүче ут чыбыкларын өстәгән. Сез павильонга якынлашкан саен тойгы һәм хис-кичерешләрегез көчәячәк.


Павильонның тышы никадәр кара булган кебек, эче шулкадәр ак. Аның эчендә махсус “су бүлмәсе” инсталляциясе урнашкан. Әлеге бүлмә минутына 25 мең су тамчысын тудыра, тамчылар махсус улаклар (алар өстеннән йөрергә мөмкин) буенча ага һәм ахыр чиктә күлгә эләгә. Тамчыларның тизлеген сенсорлар ярдәмендә һәрбер кеше үзенчә көйли ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
Нет комментариев