Логотип Идель
Ачыш

ҖӘЙ БЕЛӘН КӨЗ АРАСЫ...

Җәй бетәргә санаулы көннәр калып бара, дип башыңны түбән имә. Алда безне җылы, алтын, мул көз көтә! Әйдә, шул көннәрне истә калдырырлык итеп уздыру өчен ниләр эшләячәгебезне бүгеннән үк барлыйбыз! 

1) Урамда яңгыр яуганда җылы юрганга төренеп китап укы, үзең белән тәмле печенье һәм чәй дә ал.


2) Ябылып өлгергәнче аттракционнар паркына барып кайт.

3) Күңелеңә хуш килгән яңа кулчатыр, башлык һәм перчаткалар сатып ал.

 

 

 

4) Урманга барып кошлар сайравын тыңла.



5) Карбыз аша! Август аенда аларны ашап туя алмаган булсаң, бигрәк тә!

6) Үз кулларың белән шарф бәйлә!

7) Теләкләреңне һәм иҗади планнарыңны язып бару өчен махсум көндәлек башла.

 

 

 

 

8) Гөмбәгә бар. (Гөмбә җыю серләре турында “Ялкын”ның сентябрь саныннан укып белә аласың).

9) Яңгыр яуганда аягыңа резин итекләреңне киеп, кулыңа кулчатырыңны алып, яңгыр астында йөр, салкын гына тидерә күрмә.


10) Бәлеш пешер!

11) Көзге фотосет яса һәм фотоларны ясат!

12) Җәен киптергән үләннәрдән термоска чәй яса һәм аны үзең белән йөрт.

13) Җир бозланып өлгергәнче хәзинә күм, кая яшергәнеңне табу өчен карта яса, киләсе елга аның ярдәмендә хәзинәне бик тиз таба алырсың.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев