Логотип Идель
Ачыш

ҖӘЙ АЙЛАРЫНА ҺАВА ТОРЫШЫ

Һава торышының холкы кызларныкы белән бер быел,  килешәсезме, дуслар? ;-) Әле елмаеп кояш чыга, озак та үтми җилли-давыллый башлый,  ул арада бер болыт килә дә, яңгыр явып уза, аннан тагын кояш чыгып ала... Иртән киеп чыккан киемең көн уртасындагы һава торышына бөтенләй туры килмәскә мөмкин. Озак дәвам итәрме бу? Ниһаять, җәйнең калган ике аенда нинди һава торышы булачагы төгәл мәгълүм!

Гидрометеорология үзәге фәнни җиткәкчесе Роман Вильфанд: “Бу атнада көннәр җылы килде, тик алда безне тагын да  эссе җәй көтә, – дип хәбәр итә, – мисал өчен җомга көнне бик эссе булачак, июльдә дә кояшлы көннәр күп булыр дип көтелә. Июльдә һәм августның беренче яртысында һава торышы июньдәгегә охшаш булачак. Әмма уртача температура Европа территориясендәге нормадан да түбән будыр дип көтелми”.

Ә хәзер тәфсилләбрәк тукталыйк.

Июль:

Июль башы (1-10) – һава торышының кисәк күтәрелүе фаразлана. Табиблар кояш астында ике сәгатьтән дә артык тормаска киңәш итә. Температура 30-35 градус булыр дип көтелә.

Июль уртасы (10-20) – явым-төшем булмас дип фаразлана, 30-35 градус температура булыр дип көтелә.

Июль ахыры (20-31) – ай ахыры бик эссе булыр дип фараз ителә (40 градуска кадәр). Табиблар кояш астында булдыра алган кадәр азрак вакытны уздырырга киңәш итә.

Август:

Август башы (1-10) – җиләс һава торышы булыр дип фараз кылына, температура 25 градустан да артмас дип көтелә.

Август уртасы (10-20) – һәр көн диярлек явым-төшемнәр булыр дип фаразлана, температура 23-27 тирәсе булачак.

Август ахыры (20-30) -  температура 35 градуска кадәр җитеп, мондый һава торышы сентябрь башларына кадәр сакланыр дип көтелә.

Һава торышы шәп булса яхшы, әлбәттә, тик безнең сиңа:  “Күңелеңдәге кояш гел балкысын, болытлар артына сирәк качсын”, –  дип  телисе килә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев