Логотип Идель
Ачыш

ҖИРДӘГЕ СИН ИШЕТМӘГӘН 8 УРЫН

Кешелек “Кем беренче айга аяк басты?, дип бәхәсләшә, Марска очарга хыяллана. Күктәге торнаны күзлибез-күзләвен, әле бит Җиребезне дә тулысынча белеп бетермибез. Мисал өчен, океаннарның 2 %ы гына өйрәнелгән килеш кала бирә. Кеше Җир йөзендәге үзенчәлекле урыннарның күбесен фотодан да күреп белми. Әлеге хатаны төзәтү максатыннан, без сине әле ишеткәнең дә булмаган 8 искиткеч урын белән таныштырырбыз. 

1) Ярымай күле, Кытай. 
Әлеге оазис Кытайдагы Дуньхуан шәһәреннән ерак түгел урнашкан.



2) Спити үзәнлеге. Һиндстан. 
Бу үзәнлек Һималай тауларында урнашкан. Шул сәбәпле, бу урыннарда халык аз яши. Спити Буддизм үзәге санала, монда дөньядагы иң борынгы гыйбадәтханәләр бар.



 

3) Капаа, Гавай утраулары. 
Әлеге урында дистәләгән яшерен пляж урнашкан.



4) Шондонг, Вьетнам. 
Кешелектән качарга уйласагыз, Шондонгка юл тотыгыз. Озынлыгы 5 километрга җиткән бу мәгарәнең буе 200, киңлеге 150 метрдан артык.



 

5) Уакачина, Перу 
Уакачина (Хуакачина) үзәнлеге Перуда урнашкан.

 



6) Мариета утраулары, Мексика. 
1900 еллар башында Мексика хөкүмәте Мариета утрауларында корал сынаулары үткәрә. Бомба шартлау нәтиҗәсендә, биредә әлеге искитмәле гүзәл пляж хасил була. Монда 15 метрлы тоннель аша йөзеп кенә килергә була.



7) Оберон күле, Тасмания утравы, Австралия. 
Әлеге күл шуның белән үзенчәлекле: ул һәрьяклап кыялар белән уратып алынган.



8) Морро-де-Сан-Паулу, Бразилия 
Морро-де-Сан-Паулу — Бразилиядәге тыныч бер авыл. Монда көймәдә йөзеп кенә килеп җитәргә мөмкин, чөнки утрауга машина белән килү рөсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев