Ачыш
"ХАЙП", "ЛОЛ", "КЕК" - БУ НИ БУ?
Бөтендөнья Интернет челтәре - үз геройлары, мөнәсәбәтләре һәм теле булган аерым дөнья ул. Социаль челтәрләрнең сленглы терминологиясе көннән-көн үсә, артыннан өлгереп булмый хәтта. Мисал өчен, "хайп"ның нәрсә икәнен кем белә? "Кек" дигәне нәрсә? Пранкер ни ул? Әйдәгез, бергәләшеп аңлашыйк.
Хайп (ингл. - hype) сүзе хипстерлар арасында популяр. Русча әйтсәк "шумиха", безнеңчә "шау-шу" була инде. Хайп - гаджет, кушымта, шәхес тирәли купкан шау-шу ул. Күп вакыт объект тирәли булган әлеге хәрәкәт үз-үзен акламый да, чөнки ялган мәгълүматка нигезләнгән яңалыклар шактый.
Кек - ул көлү. Гадәттә, явыз итеп, чеметеп, усалланып көлү. Уңайсыз хәлгә калган кешене дә кек дип атарга мөмкиннәр.
LOL (шулай ук lol яки лол; ингл. laughing out loud - тавышланып, кычкырып көлү; яки laugh out loud / lots of laughs - эч катканчы көлү) - инглиз телле контингенттан кергән сүз, интернет-мем. Күп итеп, озак итеп, рәхәтләнеп көлүне язма вариантта аңлату өчен кулланыла.
Флекс - мактану дигән сүз. Яңа алган туныңны яки машинаңны, ирең белән әйбәт мөнәсәбәтләрне, чит илдә елына 4 тапкыр ял итүеңне бөтен кеше игътибарына социаль челтәргә кую - "флексить итү" дигәнне аңлата.
Пранкер (ингл. prank) - мәзәк, кызыклы уйдырма, яратып көлү, алдау. Пранкер шалтыратып теге яки бу темага корбанын алдый, шуның белән кызыклы җавап реакциясе тудыра. Корбанга ничектер, белмим, ә менә читтән күзәтүчеләргә бу бик кызык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев