Ачыш
ГОМЕРЛЕК АБОНЕМЕНТ
Шушы көннәрдә, Төркия социаль челтәрләрендә фитнес-клуб тәрәзәләренә ымсынып карап торучы малай фотосы киң таралыш ала. Аркасына авыр йөк аскан бу малай бик күп кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә һәм берничә сәгать эчендә интернет йолдызына әйләнә.
Адыяман шәһәрендәге бер спортзал тәрәзәләренә кызыгып карап торучы малайны урамнан узып баручы фотога төшереп ала һәм социаль челтәрләргә урнаштыра. Фото авторы «Бу бала да үзен формага китерергә һәм спортсменнар кебек булырга тели бугай», – дип тә язып куя. Интернет кулланучылар арасында яңа «йолдыз»ны белүчеләр дә табыла. Бу малай Сириядән күченеп килгән 12 яшьлек Мөхәммәт Хәлед булып чыга. Төркиягә күченеп килгән көннән бирле Мөхәммәт Фитнес-клуб урнашкан районда аяк киеме чистартучы булып эшли икән. Бу тарих беркемне дә битараф калдырмый. Спортзал хуҗасы исә Мөхәммәтне эзләп таба һәм спортзалга гомерлек абонемент бүләк итә. Хәзер Мөхәммәт, эштән буш вакытта, хыялындагы спортчылар шикелле булу өчен тырыша.

Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 ноября 2025 - 15:17
«ЯЛКЫН»ЛЫ ТРИП: КИЛӘСЕ ТУКТАЛЫШ – ЧАЛЛЫНЫҢ ГАЛИ АКЫШ ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТЫ
-
17 ноября 2025 - 16:17
КАЗАНДА КРЕАТИВ ҺӘМ БРЕНДИНГКА БАГЫШЛАНГАН МЕДИАСЕССИЯ ҮТӘЧӘК
-
15 ноября 2025 - 16:54
УРТА ҺӨНӘРИ УКУ ЙОРТЛАРЫ АРАСЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
2 ноября 2025 - 10:37
КАРИЕВ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА
Нет комментариев