Ачыш
ФОТОГА ТӨШЕРҮ - СӘЛАМӘТЛЕККӘ ФАЙДАЛЫ?!
Фотога төшерергә яратасыңмы? Димәк, синең хәтерең дә яхшырачак. Ничекме? Мәкаләне укыгач белерсең.
Америка галимнәре фотога төшерү хәтере яхшырта, дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Пенсильвания университеты хезмәткәрләре фикеренчә, камера ярдәмендә баш мие эшчәнлеген яхшыртырга мөмкин. Әлеге гипотезаны дөрес дип чыгарганчы, белгечләр 294 кешене күзәтеп, тәҗрибә үткәргәннәр. Моның өчен катнашучыларны ике төркемгә бүләләр: беренче төркемдәгеләр музейга фотоаппарат алып барырга һәм ким дигәндә 10 фотосурәт төшерергә тиеш була, ә калганнар үзләре белән камера алмый. Экскурсия дәвамында гид музей турында сөйли, ахырдан катнашучыларга экспонатлар турында сораулар бирелә.
Нәтиҗәләр түбәндәгедән гыйбарәт була: “фотокорал”ы булган кешеләр экспонатларны фотоаппаратсыз йөрүчеләргә караганда яхшырак истә калдырган. Ә менә гид сөйләгәннәрнең күбесен истә калдыра алмаганнар димәк, фото төшерү күз хәтерен генә яхшырта булып чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 октября 2026 - 11:23
КЫШ БАБАЙ ПОЕЗДЫ КАЗАНГА 14 ДЕКАБРЬДӘ КИЛӘ
-
26 октября 2026 - 15:27
2027 ЕЛДА БДИ ҺӘМ ТДИ КАЙЧАН БУЛАЧАК?
-
26 октября 2026 - 11:52
КАЗАНДА БАЛАЛАРГА ЯҢА ЕЛ БҮЛӘКЛӘРЕ ӨЧЕН 62 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА ТОТАЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
Нет комментариев