Логотип Идель
Ачыш

FACEBOOK ҺӘР КЕШЕ ТУРЫНДА 16 ФАКТНЫ БЕЛӘ!

 Вконтакте, Facebook, Instagram… Боларның барысында да синең шәхси битләрең бар. Җитмәсә, аларның серсүзләрен (парольләрен) син башкалардан яшереп йөрергә яратасың. Ә бит якыннарыңның бу серле сүзне белүеннән түгел, ә социаль челтәрләрнең үзеннән куркырга кирәк ләбаса!

Замана социаль челтәрләре 007 агенты кебек – барысын да белә. Алар синең сөйләшүләрне, гамәлләрне, геотегларны, хәтта әйтелгән сүзләреңне дә теркәп бара. Facebook челтәрен генә мисалга алыйк!

Facebook нәрсәләрне хәтерендә калдыра?

  1. Сиңа ошаган барлык фото, видео, язмаларны, кешеләрне. Синең барлык лайк һәм репостларың анализлана.

  2. Теләсә нинди кулланучы белән булган шәхси СМСларың.

  3. Юкка чыгарылган хат, комментарий, дивардагы постларың. Син бу мәгълүматтан әллә кайчан котылган булсаң да, ул әлеге социаль челтәрнең серверында кала.

  4. Языла башлаган, әмма публикацияләнмәгән постларың. Әйе, Facebook хәтта син яза башлаган, ләкин ахырда юкка чыгарылган постларны да «баш мие»ндә саклый. Менә шулай, Facebook тумаган тайның да билен сындыра ала.

  5. Барлык урнаштырылган фото, видеолар, башкалар белән бүлешкән мәгълүматың. Бүтән кулланучылар синең белән уртаклашкан мәгълүмат та – Facebookның күз уңында.

  6. Вакытны. Теге яки бу кеше белән дуслашкан яки аны дуслардан сызып ташлаган, актив рәвештә язышкан вакытны – боларның барысын да исендә калдыра Facebook әфәнде.

  7. Instagram һәм WhatsAppтагы бөтен гамәлләрең (чөнки аларның барысы да Facebookка карый)

  8. Син сәяхәт кылган чаралар, урыннар, шәһәрләр, илләр.

  9. Үз аккаунтыңа кергән барлык җайланмаларны.

  10. «Facebook» аша керергә» дигән төймәсе аша теркәлгән теләсә нинди гамәлләрең. Гадәттә, бу – теркәү кирәк булган сайтлар. Электрон почта аша теркәлү вакытны ала, ә Facebook аша керергә без бит инде ияләшкән.

  11. Синең белем бирү дәрәҗәсе һәм керемең.

  12. Кредит карталарың булуы.

  13. Синең сәяси карашларың, комментарийларың. Боларның барысы да сиңа каршы кулланыла ала.

  14. Facebook лентасыннан яки СМСлардагы сылтамалар аша кергән башка сайтларны. Facebookның сине кызыксындырган рекламаны тәкъдим итүе сине беркайчан да шаккаттырмый идеме?

  15. «Facebookта бүлешергә» яки «Ошый» (Facebookта лайк куюны аңлаткан) төймәләре булган web-битләр.

  16. Фотографияләрдә сине билгеләгән вакытта синең йөзең. Facebook моны үзенең мәгълүмат базасына терки. Шулай итеп, киләсе юлы ул синең битеңне бернинди табышмаксыз «чишә» алачак.




Боларны укыганнан соң, артка чигенергә, Facebookтагы бөтен мәгълүматны алып атып, Facebook дөньясыннан бөтенләйгә юк булырга теләсәң...  булышмаячак. Чөнки кирәкле база бу социаль челтәрнең серверында инде болай да бар бит. Һәм алар анда гомерлеккә калачак.

Шуңа Facebookта чамалап кына утыр! Фото, видеолар, постлар урнаштырганда, репостлар ясаганда, җиде кат уйларга онытма, дустым! Чөнки синең иминлегең – бары тик синең кулыңда!
Чыганак: https://www.adme.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев