Логотип Идель
Ачыш

“БЕЗНЕҢ БЕЛӘН УТЫР”: МӘКТӘПТӘГЕ ЯЛГЫЗЛЫК

Мәктәптә ашханәдә ялгыз гына ашарга туры килгән булса, аңлыйсың инде – бу бер дә рәхәт түгел. Шундый хәл көн саен, көн саен кабатланып торса, бигрәк тә авыр.

16 яшьлек Натали Хамптон шундый хәлне үз башыннан кичергән. Америкада яшәүче бу кызга бер ел буе ашханәдә ялгыз ашарга туры килгән. Үзенә генә күңелсез булуы өстенә, ялгыз булуы аркасында башкалар аңа көлеп караган.

Натали ашханә ялгызлыгыннан һәм котыртулардан котылу юлларын эзли башлый. Нәтиҗәдә, “Безнең белән утыр” (‘Sit With Us’) кушымтасын уйлап таба.

Кушымта мәктәп укучыларына ашханәдә бер өстәл артына утыру өчен дуслар табарга булыша.  Моның өчен бары башкаларны үз өстәлеңә чакырырга кирәк. Барысы да телефон аша һәм онлайн эшләнгәнгә бу турыда башкалар белми. Монда ничек эләгүләре “өстәлдәш”ләрнең үзләренә генә билгеле. Яныңда иптәшләр булгач, төртмәле сүзләр, котыртулардан да котыласың. Бу кешеләр синең чып-чын дусларыңа да әйләнә ала бит.

Натали хәзер башка мәктәпкә йөри. Дуслары да күбәйгән. Ләкин узган ел кичергәннәре һаман тынгылык бирми аңа. Шуңа ул һаман да котыртучыларның авызын ябу юлларын эзли. Югары сыйныф укучыларын, бигрәк тә популяр укучыларны котыртучыларга дучар булучыларны якларга чакырып та мөрәҗәгать иткән.

“Безнең белән утыр” (‘Sit With Us’) кушымтасы сентябрьдә генә эшли башласа да, аны кулланучылар шактый, дип яза The Huffington Post.

Кушымта эшләү – бүген һәркемнең кулыннан килә торган эш бит. Иң мөһиме – яхшы идеяң булсын. Бәлки, син дә шулай итеп үзеңнең һзм якын кешеләрнең тормышын рәхәтрәк итә алырсың?

Үзлегеңнән кушымта ясарга өйрәнү өчен бушлай видеокурс уза аласың: https://geekbrains.ru/courses/75

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев