Ачыш
БДИ-2018: ИМТИХАН КӨННӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Уку башланды гына әле, БДИга ерак, дип уйлама. Күз ачып йомганчы, хәзер килеп җитә ул. Әнә, Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы да тик тормый. Аның белгечләре 2018 елдагы БДИларның кайчан буласын тәгаенләгән.
БДИларның резерв көннәре 22 июньнән алып 2 июльгә кадәр уза. Ә алдан тапшыру 21 март – 4 апрель аралыгында үтәчәк.
2018 елдагы рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеме, химия, физика һәм инглиз телләре буенча БДИ-2018ларда үзгәрешләр көтелә. Хәзер укучыларга килеш кушымчаларын гына өйрәнергә генә түгел, ә сочинениедә сөйләм хаталарын җибәрмәскә дә кирәк булачак. Физика буенча БДИда астрономияне белү турындагы биремнәр дә өстәлә.
Киләсе елда имтиханнарның төп дулкыны 28 майдан 20 июньгә кадәр узачак.
28 май – география һәм информатика
30 май – база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ
1 июнь – профиль дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ
4 июнь – химия, тарих
6 июнь – рус теле
9 һәм 13 июнь – чит телләр буенча БДИның сөйләм өлеше
14 июнь – җәмгыять белеме
18 июнь – биология, чит телләр буенча БДИның язма өлеше
20 июнь – рус әдәбияты һәм физика.
БДИларның резерв көннәре 22 июньнән алып 2 июльгә кадәр уза. Ә алдан тапшыру 21 март – 4 апрель аралыгында үтәчәк.
2018 елдагы рус теле, әдәбияты, җәмгыять белеме, химия, физика һәм инглиз телләре буенча БДИ-2018ларда үзгәрешләр көтелә. Хәзер укучыларга килеш кушымчаларын гына өйрәнергә генә түгел, ә сочинениедә сөйләм хаталарын җибәрмәскә дә кирәк булачак. Физика буенча БДИда астрономияне белү турындагы биремнәр дә өстәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 апреля 2025 - 12:12
TUBATAY BEATS ТӨРКЕМЕ БЕРЕНЧЕ АЛЬБОМЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
18 апреля 2025 - 11:53
КАЗАН ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫНДА ЯҢА СПЕКТАКЛЬ
-
18 апреля 2025 - 10:52
ТАТАРСТАНДА ЭШЛӘҮЧЕ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН «МОЛОТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ТӨБӘК ЭТАБЫ ДӘВАМ ИТӘ
-
18 апреля 2025 - 10:46
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА XII ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДА ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
Нет комментариев