Логотип Идель
Ачыш

ҺАВА ТОРЫШЫН ИҢ ТӨГӘЛ БЕЛДЕРҮЧЕЛӘР - ПЕСИЛӘР!

Ә син песинең үз-үзен тотышыннан чыгып, һава торышын билгеләп булуы турында белә идеңме? Белмәсәң, өйрәтәбез!

Йорт хайваннары арасында һава торышын иң дөрес билгеләүчеләр – песиләр.Аларның үз-үзләреен ничек тотуларын күзәтеп, киләсе ике-өч көнгә һава торышын билгеләргә мөмкин.

Урамда күп йөри торган песиләр һава торышын дөресрәк билгели икән. “Песиләр кайда тели, шунда ята, нәрсә эшлисе килсә, шуны эшли” диючеләр нык ялгыша, чөнки бу йорт хайваннарының эш-гамәлләре юктан кына кылынмый. Кайбер шундый гамәлләренә галимнәр фәнни аңлатмалар да табып өлгергәннәр.

Песиең йомгак кебек бөкләнеп ятып, тәпие белән борынын капласа, көннәр суыначак.
Фәнни аңлатма: салкыннар килүен тоеп, ул аларга алдан ук әзерләнә: йомгак булып бөкләнеп ятып, тән җылысын саклый.

Песи тыныч йокламаса, үз-үзенә урын тапмаса, җил, буран булыр.
Фәнни аңлатма: кешеләр лифтта барганда, самолетта күккә күтәрелгәндә уңайсызлык сизгән кебек, мәчеләр дә атмосфера басымы үзгәрүен тоялар.

Песи гадәттәгедән күбрәк сыеклык эчсә, яңгыр явар.
Фәнни аңлатма: атмосфера басымы үзгәрү сәбәпле килеп чыккан ашказанындагы үзгәрешләрне су яки сөтне күп эчү тынычландыра икән.

Песиләр тынгысыз булса, табигать бәла-казалары көтелә.
Фәнни аңлатма: песиләр җир тетрәүне махсус җайланмалардан да алда сизә.



Ә синең песиең һава торышын алдан әйтәме? Комментарийләрдә яз ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев