Ачыш
АНИМАТОР БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, «ШАТ»КА БАР!
Июньдә Татармультфильмның «ШАТ» исемендәге анимация мәктәбе беренче карлыгачларын «очырды».
Ул быел беренче тапкыр үзенең ишекләрен ачкан. Бу өлкәгә яхшы белгечләр әзерләү максатыннан, нинди һөнәр иясе булуына карамастан, үзләрен анимация белән бәйләргә теләүчеләргә тирәнтен белем алу мөмкинлеге туган. 314 гариза кабул ителсә дә, зур сайлау үтеп, 19 кеше генә «ШАТ» анимация мәктәбендә уку бәхетенә ирешкән. Аларны Татарстанның билгеле аниматорлары укыткан. Лекцияләрне танылган режиссер-аниматор Алексей Алексеев укыган.

Тантаналы чарада мәктәп бетерүчеләргә «рәссам-аниматор» дипломы тапшырылган. Иң яхшы 10 укучыга эш урыны да оештырылган.
Татармультфильм студиясе каршындагы «ШАТ» анимация мәктәбе икенче студентлар төркемен 2017 елның 1нче сентябрендә кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
Нет комментариев