АМЕРИКА КЕШЕСЕ ТАТАРСТАН АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫП АЛГАН
Ярты гомерен Американың Техас штатында уздырган Джон Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхуҗа авылында ташландык йорт сатып алган, дип хәбәр итә “Идел таңнары” газетасы. Максаты – йортны тулысынча яңарту.
Джон чыгышы белән Хьюстон шәһәреннән, аңа 66 яшь. 2016 елның сентябрендә ул Россия буйлап сәяхәт итәргә карар кыла һәм 2017 елның җәендә Казанга килә. Биредә ул Рәшит исемле ир-ат белән таныша. Нәтиҗәдә, алар дуслашып китәләр. Рәшит Америка кунагын үз шәһәр яны бакчасына, ягъни Кече Мәрәтхуҗа авылына кунакка чакыра.
Авыл Джонга шундук ошый. Аның шәһәрдән ерак булуы, Идел елгасы янында утыруы чит ил кунагын таң калдыра. Ул урамнар буйлап йөреп, күңеленә хуш килгән йорт эзләргә керешә. Нәтиҗәдә, таба һәм сатып та ала!
Әйе, бу йорт әлегә ташландык. Тик Джон сүзләренчә, ул аны өр-яңадан төзәячәк.
— Йорт киңрәк, озынрак булачак. Икенче катын да ясарга уйлыйм. Шул ук вакытта аның үзенчәлеген саклап калырга, тик заманча дизайнерлык элементлары белән баетырга планлаштырам, - дип сөйләгән ул журналистларга.
«Ник йортны нәкъ менә биредә салырга карар кылдыгыз? Нигә Америкада түгел?» – дигән сорауга Джон Америкада җир, йорт сатып алуның бик кыйммәт булуын әйткән. «Мин бит хәзер яшь түгел инде», – дип ассызыклаган ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев