6 ДЕКАБРЬ, КОЛУМБ ҺӘМ ГАИТИ
Бүген нәрсәләр эшләргә өлгердең? Ә менә Христофор Колумб Гаити утравын ачкан. Дөрес, бу 524 ел элек инде. Ләкин календарьда 6 декабрь булган бит ул көнне дә.
Бу Колумбның бердәнбер ачышы булмавын барыбыз да белә инде. Көньяк һәм Төньяк Американы да, Кубаны да, Кариб диңгезендә күпсанлы утрауларны да ачкан. Кубаны ачып 40 көн үтүгә атаклы сәяхәтче тагын бер утрауга килеп төртелә. Гаити була ул!
Гаити - таино индеецлары телендә "таулы ил" дигәнне аңлата. Башта утрауны Эспаньола дип атаганнар. Бу аның Испаниянеке булуын аңлатып торган.
Атаклы диңгезчеләрнең берсе: "Утрауның яры буйлап дөньядагы иң гүзәл үзәннәр сузыла. Алар Кастилия җирләренә охшаган. Әмма күпкә гүзәлрәк", - дип язып калдырган Гаити турында.
Гаитиның ачылуы җирле халык өчен шактый күңелсез тәмамланган. Индеецларны кырып бетергәннәр. Утрауга Африкадан кара тәнле колларны китергәннәр.
Хәзер утрау территориясендә 2 республика бар: Гаити һәм Доминика.
Утрауның мәйданы - 76 480 км²
Халкы - 20 123 000 кеше.
Шалтыратырга уйласагыз, телефон коды: +509
Флагын рәсемдә күрәсең.
Ачышлар ясар өчен бүген дә соң түгел әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев