Ачыш
3 АТНА - ВЕЛОСИПЕДТАН ТӨШМИЧӘ!
18 июльдә Мәскәүнең Революция мәйданыннан Red Bull Trans-Siberian Extreme ультра-марафон велоузышы старт ала. Аның катнашучылары 9,2 меңнән артык чакрым юл узачак. Өченче ел рәттән спортчылар легендар Транссебер магистрале аша узачак.
Ел саен уздырыла торган велоузыш Казанны да читтә калдырмаячак. Чөнки велоузышның 14 этабынан берсе безнең Казан аша узачак. Велоузышчылар
Мәскәү – Түбән Новгород,
Түбән Новгород – Казан,
Казан – Пермь,
Пермь – Екатеринбург,
Екатеринбург – Төмән,
Төмән – Омск,
Омск – Новосибирск,
Новосибирск – Красноярск,
Красноярск – Иркутск,
Иркутск – Улан-Удэ,
Улан-Удэ – Чита,
Чита – Свободный,
Свободный – Хабаровск,
Хабаровск – Владивосток маршруты буенча барачаклар.
Финиш 10 августта Владивосток шәһәрендә булачак.
Катнашучылар арасында спортчы-ультрамарафончылардан кала, ярымпрофессионаллар да бар. Аларның барысына да 5 климат, 7 вакыт зонасын узарга туры киләчәк. 3 атна буе алар сәпит утыргычыннан төшмәячәк.
Былтыр узышта 10 атлет катнашкан. Дуо категориясендә Германия дуэты Мартин Теммен/Маттиас Фишер беренчелеккә ирешкән. Ә аерым катнашучылар арасында беркем дә 14 этапны уңышлы уза алмаган. Тик вакыт буенча Алексей Щебелин иң яхшысы, дип табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев