«ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ – ГАЗ»: ТЕКСТ НОМИНАЦИЯСЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ
СУЛТАНОВА АЛИНА 1 НЧЕ УРЫН ШИГЫРЬ
Зәңгәр ташкын көче
Җир түреннән чыга зәңгәр ташкын,
Тереклеккә өреп яшәү көче.
Энҗе-мәрҗәннән дә кадерле син,
Тормышыбыз гөрли синең өчен!
Йортлар калка, урамнар да төзек,
Утлар балкый, әнә, күрче!
Зәңгәр ялкын яна, һич тә тынмый,
Безнең өчен яна, бары безнең өчен!
Тәмле ашлар пешә, кайнар ризык,
Барысы да – зәңгәр ташкын көче.
Бакчалар да, мәктәпләр дә җылы,
Рәхәтләнеп укы, уйна, көлче!
Ерак аралар да якыная,
Аның белән машиналар көчле.
Сулар һава чиста калыр иде,
Әгәр газда йөрсә бөтен кеше.
Җир Анадан зәңгәр ташкын чыга,
Әйтерсең лә җитез чишмә төсле.
Кадерен белик, юкка сарыф итмик,
Бу байлык бит бары безнең өчен!
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев