ГАБДРАХМАНОВА ЗИЛӘ 2 НЧЕ УРЫН ШИГЫРЬ

Мин - “Газ” кызы.
«Газ» дип язып куйдым кәгазьгә,
Бу сүзне мин бик тә яратам.
“Газ Рафис” кызы диләр мине,
Нигә шулай, хәзер аңлатам.
Хезмәт куя әтием шул өлкәдә
Бик күп еллар инде, шуңа да,
Исеменә шулай “Газ” кушылган,
Хөрмәте зур булгач авылда,
Бик җаваплы эше, күреп торам,
Көне дә юк аның , төне дә,
Буранда да, давыллы көндә дә -
Әти һәрчак кирәк һәркемгә.
Салкын көннәр булса, аеруча
Ялгыз өлкәннәрне кайгырта.
Һич зарланмый, ярдәм кулы суза,
Чөнки эшен бик тә ярата.
Яшәү чыганагы – газ, диләр,
Бу сүз белән бар да килешә.
Экологик чиста бу байлыктан
Илем зур үсешкә ирешә.
Газлы тормыш рәхәт,- ди әтием,-
Тик саклану кирәк һәркемгә.
Һәрчак уяу булсак, хәвеф –хәтәр
Азрак булыр иде бу җирдә.
Бик кирәкле әтием һөнәре,
Шуңа аны хөрмәт итәләр.
Горурланып куям, эчтән генә,
“Газ Рафис” кызы бу дисәләр.
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев