Саннар
ЯҢА САН: ИЮНЬ-2017

Хей, дустым, хәлләрең ничек? Каникулның һәм җәйнең җылы көннәренең тәмен тоеп өлгердеңме әле? Ялларыңның тагын да рәхәтрәк булуын теләсәң, почта тартмасын карарга ашык. Анда сине «Ялкын» журналының июнь саны һәм бик кызыклы язмалар көтә.
Мәсәлән, «Ялкын» белән бергә син мөмкин булган бөтен олимпиадаларда катнашып, күп җиңүләр яулаган, үзлектән туган як экологиясен өйрәнә торган, мәктәптә экстерн рәвештә укучы Балтач егете белән таныша аласың.
«Ялкын» журналы үзенең «Лидерлык мәктәбе» сәхифәсен дәвам итә һәм бу санда сине Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов белән бик кызыклы әңгәмә көтә.
Һәр сан саен чыгып килә торган «Дин дәресләре», «Кызыклы фән», «МедЛайфХак» рубрикалары да укучыларны куандыруын дәвам итә.
Журналның июнь санында сәхнә йолдызлары сине мәхәббәт аңлатырга өйрәтерләр. «Че гуглит татар кызы» төркеменә багышланган язма, «Әйдаman булам дисәң...», «Чит илдә дә волонтер булып була!» язмалары да бөтен кешенең күңеленә хуш киләчәк.
Шуңа өстәп, «Ялкын»ның бу санында «Үз юлым - Своя строка» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Кыскасы, «Ялкын» белән бергә булсаң, һич үкенмәссең.
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев