Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2023

02 сентября 2023 СЕНТЯБРЬ 2023

Сентябрь саны тышлыгында – яшь балерина Камилә Галиева. Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыялланучы Камилә ни өчен балет укытучысы булырга теләмәве, балеринага нинди сыйфатлар хас булырга тиешлеге турында сөйләде.

Шулай ук «Шәхес» сәхифәсендә сине каратистка Софья һәм җырчы Лия Морис белән әңгәмәләр көтә.

Без, «Volga Fashion Show» кунаклары булдык һәм әлеге чарадан иң истә калган мизгелләрне һәм образларны бер язмага тупладык.

Полароидка фотолар ясау яңадан популярлаша башлады, сизәсеңме? Моның сәбәпләре турында фотосәнгатьнең әлеге өлкәсендә шөгыльләнүче фотограф белән сөйләштек.

Роботехника сүзе безнең өчен хәзер бер дә ят сүз булмаса да, әлеге һөнәр ярдәмендә ниләр эшләп булуын бик чамалап бетермибез. Әлеге үзенчәлекле замана һөнәре турында Мәскәү егетләре белән сөйләштек.

Серотонин, дофамин, окситоцин кебек бәхет гормоннары организмда кимемәсен өчен, ниләр эшләргә? Һәм бу мәсьәләдә менталитетның ни катышы бар? «Фән» сәхифәсендә сине бу темага язма көтә.

«Тәҗрибә» сәхифәсе өчен без БДИ елына әзерлек, рилслар төшерү буенча лайфхаклар турында язмалар әзерләдек. Шулай ук әлеге сәхифәдә сине сүзлек көтә: әти-әниләрнең һәм уктыучыларның еш куллана торган фразалары чынлыкта нәрсә аңлата? Шулай ук Түбән Новгород һәм Самара шәһәрләренә сәяхәткә җыенучылар өчен киңәшләр әзерләдек – киңәшләр күктән алынмады, үзебез бу шәһәрләрдә булып кайттык.

«Иҗат» сәхифәсендә сине мультфильм персонажлары исемнәре белән аталган психологик синдром һәм диагнозлар турында язма көтә – мәсәлән, Рапунцель синдромы нигезендә ни икәнен ишеткәнең юктыр әле синең.

Шулай ук Татарстан кинематографиясенең ни рәвешле үсеш-үзгәреш кичерүен «Яланаяклы кыз» һәм «Микулай» фильмнары мисалында анализладык.

Һәм, әлбәттә инде, сине соңгы саннарның аерылгысыз өлешенә әверелгән сканворд көтә!