Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2022

05 сентября 2022 СЕНТЯБРЬ 2022

Сәлам-сәлам! Яңа уку елы ничек башланды, кәефләрең ничек? Салкын көз бераз моңайтса да, безнең кәефләр яхшы. Һәм без ул яхшы кәефне сиңа да бүләк итәргә телибез. Нәкъ шуңа күрә сентябрь санын аеруча җылы һәм матур итеп әзерләдек. Йомшак төсләр, кызыклы язмалар – үзебез дә сокланып туймыйбыз. Әйдә, кыскача гына бу сан белән таныштырып үтәм!

Тышлыкта – «Россия укучылары хәрәкәте» активисты, «PRO100» проекты җитәкчесе Әдилә Минниярова. «Шәхес» сәхифәсендә сине шулай ук нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче Норлат кызы Азалия Җәләлова һәм 11нче сыйныфны яңа онлайн мәктәптә тәмамлаган Лиана Мөхәметдинова белән әңгәмәләр көтә. Ул гынамы әле: десертка танылган рэпер Альберт Нурминский белән интервьюдан өзекләр әзерләдек. Рәхәтләнеп укы, аннары видео-интервьюга күчәрсең.

«Ачыш» һәм «Тәҗрибә» сәхифәләрендә без электрон тәмәкеләрнең ни дәрҗәдә зыянлы булуы, дединсайд субкультурасының асылы, 9 сыйныфтан китүчеләр саны артуның сәбәпләре һәм сериаллардагы «агулы» дуслык мисаллары турында сөйләшербез.

Журналның иң уртасында – «БИК МАТУР!» проекты. Бу санда без чуваш милли бизәнү әйберләре ярдәмендә көзге трендларга туры килгән зәвыклы образлар җыярга өйрәнербез.

Шулай ук бу санда сине Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистларының мәктәп турында кызыклы хатирәләре һәм кайсы авылда яшьләрнең ничек кич утырулары турында кызыклы язмалар көтә. «Кызыклы фән» сәхифәсендә безнең тормышыбызны урап алган стресс, аның төрләре һәм чыгу юллары турында фикерләшербез.

Ә «Иҗат» сәхифәсендә исә сине безнең даими авторыбыз Рәйсә Абдуллина шигырьләре һәм гаделсезлек турында гыйбрәтле хикәя көтә.

Ә азакта сюрприз – сканворд! Кызыклы язмалар укып ял иткәннән соң, бераз башны эшләтеп җибәрсәк тә була. Сиңа ошар, дип ышанабыз!