Логотип Идель
Саннар

НОЯБРЬ 2022

07 ноября 2022 НОЯБРЬ 2022

Төне буе яуган карлар көндез күз ачып йомганчы эри дә бетә. Димәк, ноябрь җиткән. Вакыт дигәне никадәр генә тиз узмасын, без һәр ай саен нәкъ вакытында журналның яңа санын әзерләп җитешәбез. Менә ноябрь саны да табадан төште!

Ноябрь саны тышлыгында – нәфис гимнастика буенча спорт остасы Алинә Шәйхеева. Аның белән гимнастканың рационы, спорттагы җәрәхәтләр һәм яхшы геннар турында сөйләштек.

Бу сан спорт белән шөгыльләнүче сәләтле кешеләр тәҗрибәсенә бай. Тышлык героеннан тыш ноябрь санында сине бадминтон буенча спорт казые Екатерина Семёнова һәм хореограф, «Прима Балерина» балет мәктәбе җитәкчесе Элина Усманова белән әңгәмәләр көтә.

Reels төшерү белән кызыксынсаң, сиңа бу эшнең осталары Равил Гарипов Айрат Шәкүровның киңәшләре файдалы булачак.

Шулай ук, яшьләр кумиры Марат Яруллин белән эксклюзив әңгәмәдән иң кызыклы өзекләр белән танышырга онытма.

Журналыбызның соңгы саннарында иң популяр темаларның берсе – психология. Бу санда да аны читләтеп уза алмадык – ялгызлык, кеше исеменең тормышына йогынтысы турында сөйләштек.

Шулай ук, журнал битләрендә сине авылда калу-калмау һәм балачакта күңелгә яра салган авыр моментлар турындагы четрекле темага язмалар көтә. Засослар турында язма да бар әле бу санда: бергәләп бу күренеш турында төрле фикерләрне барларбыз.

Ә төрле халыкларның бизәнү әйберләренә багышланган «БИК МАТУР» проектында исә без татар халык милли аксессуарларын кулланып зәвыклы образлар җыярга өйрәнербез. Шуңа өстәп, октябрь аенда Кремльдә уздырган «Бик матур» мода кичәсеннән шәп фотолар да – журналның ноябрь санында!