Саннар
НОЯБРЬ 2017
Сизәсеңме: әкренләп кышка аяк басабыз. Әлегә ябалак кар яумый, әлбәттә. Тик җил нәкъ кыш көннәрендәгечә исә. Син ничектер – белмим, тик “Ялкын”лылар кышны каршыларга инде әзер. Калын киемнәр, йон бияләй һәм оеклар ерак тартмадан чыгарылды, һәркемнең өстәлендә сөтле кайнар чәй яки кофе. Әй, оныта язганмын, “Ялкын”ның ялкынлы мәкаләләре дә җылыта әле безне. Әгәр син дә безнең хисләр белән җылынырга теләсәң, тизрәк почта тартмаңны кара.
Журналның бу санында сине бик үзенчәлекле кызлар һәм егетләр белән танышу көтә. Ышанмыйсыңмы? Алайса, “Ялкын”ның “Тышлыкта кем?” рубрикасын укы. Лия Коган һәм Наил Салеев башкалардан нәрсә белән аерылып торуларын шунда ук аңларсың.
Әгәр урамнан барганда, кисәк туктатып, “Җирдә ничә океан бар?” - дип сорасалар, ни дип җавап бирер идең? 1, 2, 4, 5? Ничә дисәң дә дөрес булыр! Ничек алаймы? Бу сорауга җавапны “Кызыклы фән” рубрикасында таба алырсың.
Кызлар, әбиләрегез бәйләп биргән йон шапкаларыгызны, күн итекләрегезне чыгарыгыз тизрәк! Чын әйтәбез! Бу сезонда нәкъ менә шундый киемнәргә өстенлек биреләчәк. Тагын нәрсәләр кияргә икәнлеген кышкы мода турындагы язмадан укый аласыз.
Мәктәбегезгә практикантларның килгәне бармы? Ничек уйлыйсыз: сезнең күзләргә карап ни турында уйлыйлар икән алар? Ярар, ярар, баш ватмагыз ул кадәр. Җавабы “Ялкын” журналының 26нчы битендә булыр, кечкенә генә спойлер, кыскасы. Әлбәттә, кызыклы язмалар моның белән генә чикләнми.
“Ялкын” битләрендә без синең белән замана һөнәрләре, медицина лайфхаклары, Татарстан территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре турында сөйләшүне дәвам итәбез. Оныта язганмын: бу санда сине бик мөһим һәм четерекле бер тема көтә. 34нче битне ачып кара әле. Мәкаләне укып чыккач, бу хакта ни уйлавыңны безгә дә язсаң әйбәт булыр иде.
Сәлам белән, Чаткы Ялкынлы
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев