МАЙ 2022
Май саны тышлыгында – безнең кастингта җиңгән Саба кызы Фәридә. Аның белән стендап, КВН турында сөйләштек. Журналда, шулай ук, кастингта фотосессия җиңгән кызларны да күрә алачаксың. Мондый кастинглар әле алга таба да булыр, шуңа күзәтеп бар!
Май санының тышы гына түгел, эче дә – якты, рәхәт. Шуңа өстәп, бик кызыклы да әле. Бу санда Казанда «Пушкин картасы»н кулланып кайларга барып булуын барларбыз: сүз уңаеннан, музей, күргәзмәләргә йөрүдән тыш, бу карта ярдәмендә барабаннарда уйнарга өйрәнү мөмкинлеге дә бар.
Исемлекләр моның белән тәмамланмый: махсус студент халкы, яки ялларга Казанга менүчеләр өчен Казанның иң шәп ашханәләр исемлеген төзедек. Үзебез барып, ашап карап, әлбәттә!
Шулай ук, мәктәптәге баллар системасы турында фикерләштек. «Адымнар-Актаныш» күптелле мәктәп (башта – «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат») мондый системаны куллануның – шәп үрнәге. Ул мәктәпнең иң актив укучылары чит илләргә бара, кыйммәтле бүләкләр ала – кыскасы, бар да искиткеч. Әллә юкмы? Бу турыда әлеге мәктәптә кайчандыр укыган һәм укучылардан сораштырдык.
«Оялчан алма» сәхифәсендә вегетарианлыкка күчәргә карар кылган яшүсмернең олылар белән каршылыкка керү мәсьәләсенә кагылдык. Мондый хәлдә калган яшүсмер бу турыда якыннары белән ничек сөйләшергә, үз фикере ничек аңлатырга тиеш – бу турыда психолог белән киңәшләштек.
Шулай ук, бу санда сине индивидуальлек, ипохондриклар (кечкенә генә симптомнан да үзендә мең дә бер авырту табыучы кеше), «Урманнарны саклыйк» акциясе һәм башка бик күп кызыклы язмалар көтә.
Белми калма
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Нет комментариев