Саннар
МАРТ САНЫ
«Ялкын»ның март санында укучыларны бик күп кызыклы һәм файдалы язмалар көтә.
Мәсәлән, «Ялкын» журналы белән бергә сез инглиз теленнән мөмкин булган бөтен олимпиадаларда катнашып, җиңү яулаган һәм инде бүгеннән Англия математика колледжына укырга кергән егет-кызлар белән таныша алачаксыз. Март Президентыбызның туган көне белән дә истәлекле. Шул нисбәттән Рөстәм Нургалиевич турында бик кызыклы мәкалә укый аласыз. Һәр сан саен чыгып килә торган «Дин дәресләре», «Кызыклы фән», «МедЛайфХак» рубрикалары да укучыларны куандыруын дәвам итә. «Ялкын» журналының март саны «Барысына да гөбәдия «гаепле» исемле язмасы белән дә кызыклы. Кызларны аш-су дөньясына нәрсә бәйли, гөбәдия әзерләүдән WORLDSKILLS ярышына юл ничек салына? Барлык сорауларга да җавапны безнең журнал битләреннән таба алырсыз.
Белми калма
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Нет комментариев