МАРТ 2024
Март саны тышлыгында сине каршы алучы чибәр җирән кызны кем дип уйлыйсың? Ул – нейрочелтәрләр иҗаты! Һәм без аны Гамәли семиотика институты ярдәмендә эшләдек. Ә кызның кулындагы тортның нәрсәгә ишарәләвен аңлагансыңдыр инде – март аенда без туган көнне бәйрәм итәбез! Гади генә туган көн түгел ул, ә 100 еллык бәйрәм! Туган көндә, гадәттә, бүләкләр кабул итү көтелсә дә, бу юлы без үзебез бүләк ясарга булдык – журнал эчендә сине стикерпак көтә!
Бу санда кайчандыр «Ялкын»да хезмәт куйганнарның истәлекләре урын алды – аларны укыгач, синең, һичшиксез, «Ялкын» белән якыннанрак танышу теләге барлыкка киләчәк. Нәкъ шундый уй белән без бу сандагы комиксларны журналыбыз тарихына багышларга булдык – Муса Җәлил үзе сиңа бер гасырлык «Ялкын» тарихын сөйләячәк!
Шулай ук бу санда без «ялкын» исемле төрле оешма, урыннарны тупладык – газ приборлары сата торган кибеттән алып, авылга кадәр бар бу исемлектә.
Вакыт капсуласы да ясадык әле без! Һәм 30 елдан соң бу санны ачып карап укырга сүз куештык – яшүсмерләрнең прогнозлары чынга ашармы икән?
Бу санда сәяхәтләр дә бар әле безнең – Булат Шәйми махсус «Ялкын» өчен үзенең Алмания һәм Палермога (Италия) сәяхәтләре турында язма әзерләде.
Психологик карточкалар, сканворд, «Оялчан алма» сәхифәләре турында әйтеп тә тормыйбыз инде – алары да бу санда бар һәм сине көтә!
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Нет комментариев