Саннар
МАРТ 2019

«Ялкын»га – 95!
Рәхим итегез, дуслар!
Туган көнебезгә багышланган санны нәкъ менә шундый сәламләү сүзләре белән ачасы килә. Барчагызны да – төрле чорларда “Ялкын”да хезмәт куйган олпат шәхесләребезне дә, журнал “мәктәбен” алтын медальгә тәмамлап, балачак дөньясыннан зур тормышка күчкән укучыларыбызны да, бүгенге көннең индиго балаларын да – уртак бәйрәмдә күрергә чиксез шатбыз!
95 ел дәверендә “Ялкын” үзенә тапшырылган иң мөһим миссиясен саклап килә. Ул – бүген дә яшүсмерләргә якын дус һәм ышанычлы ярдәмче.
Һәр дәвердә максатка ирешү юллары шул заман вазгыятеннән чыгып билгеләнгән. Совет хакимияте елларында пионерия хәрәкәтенең чагылышы булса, хәзерге заманда яшүсмерләргә тәэсир итү алымнары, формалары бик үзгә.
Ничек кенә булмасын, “Ялкын”ланып яшәүче дусларыбыз, сезнең сафлар озак еллар дәвамында ишле булачагына зур өметләр баглыйбыз! Тирән эчтәлекле, матур бизәлешле һәм замана “хайп”ларын читкә какмыйча гына, алга таба да киңәшчегез булырга тырышачакбыз!
30нчы мартта Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасына узган «Ялкын»ның туган көнен бәйрәм итү кичәсеннән РЕПОРТАЖ һәм ФОТОлар:
ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, “ЯЛКЫН”!
Белми калма
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
-
30 сентября 2025 - 15:15
«ЕЛНЫҢ ИҢ ЯХШЫ ЯШЬ УКЫТУЧЫСЫ – 2025» КОНКУРСЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
29 сентября 2025 - 12:44
ТАТАР ЭЛЕКТРОН ДУЭТЫ ЯҢА ПРОЕКТ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев