МАЙ 2024

Май саны тышлыгында – Әминә Гәрәева. Әмма күпләр аны Lunami тәхәллүсе аша белә. Нинди генә җитди булып тоелса да, Әминә үзенең йомшак, ягымлы тавышы, дәва тулы җырлары аша күпләрнең күңелен эретергә сәләтле. Lunami белән әңгәмә журналның беренче битләрендә урын алды.
«Шәхес» сәхифәсендә Milash тәхәллүсе белән җырлаучы Миләүшә Фатыйхова һәм яшь алып баручы, журналист Гөлназ Рәшитова белән әңгәмәләр көтә. Чибәр, талантлы кызлар белән иҗат, үзүсеш һәм хыяллар турында сөйләштек.
«Ачыш» сәхифәсендә сине безнең даими сәхифәгә әйләнгән йолдызнамә, БДИ турында мифлар һәм мемнар көтә. Һәм, әлбәттә – синең диварыңны бизәячәк постер!
«Тәҗрибә» сәхифәсе өчен исә псевдология (ни икәнен язмада укып белерсең, синең, һичшиксез, башкаларда яки үзеңдә бу күренешне күзәткәнең бар) һәм шәһәр тормышында ачуны чыгара торган күренешләр турында материаллар әзерләдек. Шушы ук сәхифәдә стилист белән бу елгы актуаль төсләр/тукымалар турында сөйләштек – бу язма сиңа чыгарылыш кичәсенә образ җыйганда ярдәм итми калмас.
Ә «Иҗат» сәхифәсендә «Ашкына» исемле хикәягә нигезләнеп ясалган комикс, көрәшче егет хыялы турында хикәя, татар журналистикасы тарихы турында эчтәлекле язма һәм сканворд урын алды.
Рәхәтләнеп укы!
Белми калма
-
3 июля 2025 - 12:18
ТАТАРСТАН ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ТУГАН ТЕЛДӘ ШӘХСИ БЛОГЫН ҮСТЕРӘ ҺӘМ ЗУР ЧАРАЛАРГА АККРЕДИТАЦИЯ АЛА АЛАЧАК
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
Нет комментариев