Логотип Идель
Саннар

ИЮНЬ 2021

17 июня 2021 ИЮНЬ 2021

Июнь! Бу ай аеруча матур һәм якты, чөнки ул безнең иң якын дусларыбыз – балалар, яшүсмерләр ае. Һәр бала үзенчә матур, кызыклы һәм сәләтле. Һәм аларның һәрберсенең балачагы кайгысыз узарга, якты төсләрдән генә торырга тиеш. Күптән түгел барыбызны да тетрәткән вакыйга безне, балалар белән бер адымда баручы, аларның шатлык-борчуларын үзенекедәй кабул итүче журнал хезмәткәрләрен югалып калырга мәҗбүр итте: ничек кыюлык җыеп сүз әйтергә, нидән башларга? Июнь саны тышлыгында – күбәләкләр – без саклап кала алмаган һәм без сакларга, кадерләргә тиешле сабый-күбәләкләр. Чөнки балалар яшәргә тиеш.

Июнь – табигать яшеллеккә күмелгән чор. Һәм ул яшеллекне саклау – безнең зур бурычыбыз. Әмма, ни кызганыч, статистика күрсәткәнчә, Татарстанда ел саен чүп 1,6 млн тоннага арта. Әйләнә-тирәне саклар өчен без ни эшли алабыз соң? Чаллы кызы Энҗе Шәрипова экотормышка бәйле үзенең тәҗрибәсен уртаклашыр һәм журнал укучыларына үзенең киңәшләрен бирер.

Без физик сәламәтлегебезне кайгырту өчен ниләр эшләргә кирәген беләбез инде. Ә рухи сәламәтлек? Монысы инде катлаулырак. Бу сорау белән кызыксынучылар өчен – Алсу Касыймованың йога турында язмасы кызыклы булачак.

Июнь санында зур урын бирелгән тагын бер тема – мода, зәвык. Тегүчелек эше белән «җенләнгән» Питрәч кызы Ясмилә Хисамиева технология фәне буенча олимпиадада оештыручыларны якут кызлары кием коллекциясе белән шаккаттырган. Бу сәләтле кыз белән әңгәмә күпләрне үз куллары белән кием тегеп карарга ялкынландырып җибәрәчәгендә бер шигебез юк!

Рәмзия Галимованың Казанда узган Volga Fashion Week турында язмасы мода, мода вакыйгаларын күзәтеп баручылар өчен аеруча кызыклы булачак. Ә безне иң аптыратканы һәм сокландырганы: әлеге чарада иң яшь модельерга – нибары 12 яшь икән! Барлык серләрне дә ачып бетермибез, үзең укырсың J

Җәйне нәрсәдән башка күз алдына китерүе кыен? Әлбәттә, «Сәләт»! Июнь санында җәйнең иң көтелгән чараларның берсе «ARTS BILER FORUM» турында иркенләп сөйләшербез.

Болардан тыш, сине әле бик күп кызыклы язмалар – Лэйна белән әңгәмә, ТикТокта 250 меңнән артык язылучысы булган Илһам Галиәхмәтовтан әлеге социаль челтәр белән кызыксынучылар өчен киңәшләр, Гөлназ Әхмәдиеваның виртуаль дуслык турында язмасы көтә.

Һәм, әлбәттә инде иҗат! Бу сан шигырьләргә аеруча бай булды, аларны «Куен дәфтәре» сәхифәсендә укый аласың. Һәм иҗат сәхифәсендә безне бер кызыклы күчтәнәч көтә: без бу санда мистик хикәя укый башлаячакбыз!

Болар әле – бер өлеш кенә, июнь санында моннан тыш та шәп язмалар җитәрлек. Укы, белем һәм илһам җый. Дусларың белән дә бүлеш.