Саннар
ИЮНЬ 2019
БДИлар, имтиханнар, ниһаять, артта калды. Әгәр дә безнең журналның яңа санын укырга өлгермәгәнсең икән, рәхим ит! Менә сиңа бездән кечкенә генә спойлер!
«Тышлыкта кем?» рубрикасында син Актаныш районының ел укучысы Нәфисә Вәлиева белән таныша аласың. Ышанасыңмы-юкмы, тик Нәфисә социаль челтәрләрсез яши һәм бу аңа төрле бәйге, конкурсларда җиңү яуларга бик нык ярдәм итә икән.
«Шәхес» рубрикасында сине шулай ук кызыклы язмалар көтә. Биредә ШТК ның “Бәлеш ашыйсы килә” командасы кызлары һәм спортта да, иҗатта да зур уңышларга ирешкән Алинә Хәбибуллина турында укый аласыз.
26 нчы биттә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттәхов белән әңгәмә.
Бу санда мөселманча киенү, яулык ябу, машина йөртү таныклыгына уку кебек темаларга да сөйләштек. Укы әле, бәлки синең дә әйтер сүзең булыр.
Бер сүз белән сине бик кызыклы, эчтәлекле журнал көтә. Әгәр дә өеңә яздырмыйсың икән, почта бүлекләреннән эзлә! Яки безнең белән элемтәгә кер! Журналлы итәрбез сине дә!)
Белми калма
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
Нет комментариев