Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2023

09 июля 2023 ИЮЛЬ 2023

Июль саны тышлыгында – популяр блогер һәм чып-чын барби, Аляска. Аның белән блогерлык курслары, гаилә тормышы һәм хейтерларга мөнәсәбәте турында сөйләштек. Сөйләшеп кенә калмадык, ә искиткеч образлар белән фотолар да әзерләдек – карап туймаслык булды. 

«Шәхес» сәхифәсендә сине Төмәндә яшәүче булачак «медицина журналисты» Диана, музыка өлкәсендә тәүге адымнарын ясаучы Данил һәм нәфис сүз остасы Азалия белән әңгәмәләр көтә – берсеннән-берсе кызыклы шәхесләр турында уку – үзе бер тәҗрибә!

«Ачыш» һәм «Тәҗрибә» сәхифәләрендә сине Казандагы уникаль остаханә, хирургия могҗизалары һәм яшүсмерләргә бәйле стереотиплар турында язмалар көтә. Шулай ук ни өчен безне Корея һәм Япония кебек илләр кызыктыруы турында фикерләшербез һәм алопеция диагнозы белән очрашкан кешенең тәҗрибәсе белән танышырбыз. 

Бу санда да сәяхәткә урын табылды, сәяхәтнең дә ниндие бит әле – Мисыр! Пирамидалар иленең колориты, халкының үзенчәлекләре белән танышыр өчен менә дигән язма!

Үбешү турында язма шулай ук сиңа ошар, дип өметләнәбез. Тәүге үбешү ничә яшьтә булырга тиеш, бу вакыйга нинди булып хәтердә кала – бу һәм башка сораулар белән төрле кешеләргә мөрәҗәгать иттек. 

Ә «Иҗат» сәхифәсендә сине Тукайның түбәтәе турында хыялый хикәя һәм яшь шагыйрьләрдән шигъри-баттл көтә. 

Бу сан үзе үк кулга өзелеп төшәргә тора – алырга җитеш!