Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2021

06 июля 2021 ИЮЛЬ 2021

Июль! Җәйнең – иң кызу һәм күңелле чагы. Чөнки бу айда республикабызның төрле почмакларында лагерьлар гөрли. Лагерьлар турында сүз кузгаткач, күпләрнең хәтеренә иң беренче булып "Сәләт" киләдер. Тышлыктан ук безне сәламләгән "Сәләт" журнал битләрендә дә булачак: әйдәманнар, сәлкешләр, алан җитәкләре лагерь тормышындагы кызыклы вакыйгалары белән уртаклашачаклар.

Инде алдагы саннарда ук яңгыраган киткән ТикТок темасы бу санда да урын алды: Тиктокер Наил Ахмати белән интервью һәм Гөлназ Әхмәдиевадан ТикТокка бәйле киңәшләр бу социаль челтәрне "яуларга" теләүчеләр өчен кызыклы булыр. Шулай ук, ТикТокта татар теле турында видеолар төшерүче Марсэль исемле татар принцы белән әңгәмәгә дә күз сал. Ни өчен татар принцы икәнен укыгач аңларсың.

Кызыклы шәхесләр моның белән генә тәмамланмый, июль санында син татарча открытка һәм магнитлар ясаучы Фәридә һәм шопперлар тегүче Ралинә белән дә танышырсың. Ралинә шоппер тегәргә дә өйрәтәчәк әле.

Музыкасыз "Ялкын" була димени инде? Июль санында Алтан һәм Тараф төркеме егетләре белән әңгәмәләр урын алды. Постерда – Тараф төркеме егетләре, Булат һәм Нияз.

Көрәш белән кызыксынучыларны Чаллыда көрәш хәрәкәте турында язмалар көтә.

Шулай ук, "Ялкынның" июль санында сине синестезия, поп-ит кебек антистресс уенчыклар, үз-үзеңне мактарга өйрәнү кебек кызыклы темалар көтә.

Һәм, әлбәттә инде, иҗат! "Икмәк" фантастик хикәясенең дәвамы һәм күп, бик күп шигырьләр!