Саннар
ИЮЛЬ 2018
“Ялкын” журналының июль саны дөнья күрде: ай саен чыга торган журнал, гадәттәгечә, бай эчтәлекле булуы белән үз укучыларының – урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларының көтеп алган кунагына әйләнәчәк.
...Җәйнең әле яртысы гына узды, ә төрле вакыйгаларның шаһите булырга өлгердек инде. Футбол буенча Дөнья чемпионаты гына да ни тора! “Ялкын” да гомерлеккә истә калырлык әлеге мөһим вакыйга үзәгендә кайнап яшәде – футбол матчларын тамаша кылды, җанатарлар белән очрашты, волонтерларның хәлен белде, кыскасы – футбол белән яшәде.
Шул ук вакытта башка чаралар һәм яшьләрне кызыксындырган темалар да читтә калмады. “Ялкын”ның июль санын кулыгызга алуга сезне тышлыктагы герой – “икенче Миңгол Галиев” – Кукмара районы егете Ирек Хаммадиев сәламләр; “Иртәнге чәй” ди-джее Индира белән таныштырыр; Уен аша – Болгар дәүләтенә “килеп чыгарга” булышыр; Коръән укуның җан тынычлыгы булуына инандырыр, дөньяны ачучы гарәпләр белән очраштырыр...
Болар – 48 битле журналның әле кайбер язмалары гына. “Ялкын” белән якыннанрак танышырга теләсәң, аны кулга төшерергә ашык. Иң җиңел ысулы – почта аша яздырту! Һәр айның 20сенә кадәр язылсагыз, киләсе айдан “Ялкын” сезнең өегезгә үзе килер! Язылу индексы: П2334.
Ә журналга өйдән дә чыкмыйча язылам дисәң, банерга бас ⇓⇓⇓
Шулай ук июнь санының иң яхшы язмасын да билгеләп үтик. Бу юлы укучыларыбызның күңеленә Айназ Сөләйманованың "Күңеленә сандугач ияләшкән" дигән язмасы хуш килгән. Котлыйбыз! Айназны редакциябездә көтеп калабыз - диплом һәм бүләк әзер!
Дустым, “Ялкын”ның яңа санын укып чык һәм безгә айның иң яхшы язмасын билгеләргә булыш. Авторларыбызны бүләкләр көтә!
[poll id="11"]
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев