Логотип Идель
Саннар

ГЫЙНВАР 2024

09 января 2024 ГЫЙНВАР 2024

Сәлам, дустым! Сине Яңа 2024 елда каршылавыбызга шатбыз! Бу ел «Ялкын» өчен аеруча кадерле ел, чөнки март аенда журналыбызга 100 ел тулачак. Безнең белән бергә булуың өчен сиңа ихлас рәхмәтебезне белдерәбез!

Әйдә, сине гыйнвар саны белән таныштырып узыйк.

Бу санның тышлыгында сине чибәр Сәйдә каршы ала. Сәйдә – спорт остасына кандидат, акробатика белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүче кыз. Аның белән әлеге спорт төре, киләчәккә хыяллары һәм җырга мәхәббәт турында сөйләштек. 

«Шәхес» сәхифәсендә сине Мөслимнән рок-төркем турында язма, профессиональ балыкчы Кәрим һәм gap-year тәҗрибәсе булган Айсылу белән әңгәмәләр көтә. 

«Ачыш» сәхифәсендә исә самозванец синдромы, волейбол лигасы һәм «Саф» радиосының музыкаль проекты турында язмалар көтә. Ә постер урынына бу юлы без Яңа 2024 елга чек-лист әзерләдек – диварга элеп куяр өчен менә дигән!

«Тәҗрибә» сәхифәсендә исә анимация ясау серләре, гиперконтроль һәм җавапсыз ярату очрагында кешене ничек онытып булуы турында сөйләштек. Шушы ук сәхифәдә психологик сүзлек һәм «Оялчан алма» сәхифәләре дә урын алды – психологиягә бай сәхифә булды!

Ә «Иҗат» сәхифәсендә без «Энҗе» исемле комикс, «Һөнәр» фестиваленнән иң шәп спектакльләр исемлеге һәм Хаяо Миядзакиның яңа анимесы турында язмалар урнаштырдык – кызыклы һәм эчтәлекле килеп чыкты.

Яңа ел каникулларың матур һәм файдалы үтәдер, дип өметләнәбез!