ФЕВРАЛЬ 2023
Февраль санының тышлыгында сине Мурат Әхмәдуллин һәм аның самоед токымлы ап-ак Мира исемле эте каршылый. Мурат белән хендлер, грумер кебек һөнәрләр, кереме һәм киләчәккә планнары турында сөйләштек.
«Шалт Мөхәммәтҗан» проектында җиңү яулаган Зилә Дәрҗеманова юморның тормышта ничек ярдәм итүе турында язма әзерләде.
Кинематографиядә крашлар җитәрлек, хәтта тискәре геройлар арасында да. Иң популяр антигерой-крашларның барысын бер язмага тупладык һәм аларның серен чишәргә тырыштык.
Телләр белү бүгенге көн кешесе өчен аеруча актуаль, бу турыда полиглотлар һәм татар телен популярлаштыруга өлеш кертүчеләр сөйләде.
«Оялчан алма» сәхифәсендә чираттагы аноним хатны урнаштырдык: әле 18 яшь тә тулмаган килеш, егетең бергә яшәргә тәкъдим итсә, нишләргә? Психолог фикерен белештек.
«SOS! Мин гашыйк!» Катлаулы ярату фәненә аңлаешлы инструкция әзерләдек. Әлбәттә инде, психолог белән:)
Шулай ук, журналның бу санында сине популяр «Уэнздей» сериалы, шигырь язу өчен илһам табу, нумерология һәм гашыйлар көненә шәп откыткалар көтә, кисеп алып, күзең төшеп йөргән кешегә бүләк итәргә була!
Белми калма
-
17 апреля 2024 - 16:11
КЫТАЙ ГАЛИМНӘРЕ БИЕРГӘ КУША!
-
16 апреля 2024 - 16:55
ТУКАЙНЫҢ ТУГАН КӨНЕ УҢАЕННАН УКУЧЫЛАР «МӘҢГЕЛЕК ШИГЪРИЯТ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРЫЛА
-
14 апреля 2024 - 13:33
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯГӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
13 апреля 2024 - 16:42
YUMMY MUSIC ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА!