Логотип Идель
Саннар

ФЕВРАЛЬ 2022

09 февраля 2022 ФЕВРАЛЬ 2022

Бу вакытның үткәне сизелми дә кала, әле генә декабрь саны белән танышкан идек, инде ферваль саны да әзер! Ә димәк җылы көннәргә, язга да күп вакыт калмаган дигән сүз. Әйдә, бу кыш һәм яз арасындагы үзгә вакытны бергә уздырыйк? Яхшы әңгәмәш булырбыз дип сүз бирәбез!

Димәк...

Февраль санында сине талантлы баянчы, чибәр егет каршылый һәм аның исеме – Айбулат. Айбулат белән баянчы һөнәре, кызыксынынулары һәм иң зур хыялы турында сөйләштек.

Шәхес сәхифәсендә сине, шулай ук, яшь шагыйрә,«Әкият» курчак театры артисткасы Ләйсән Миннәхмәтова белән әңгәмә көтә. Сүз уңаеннан, аның тәүге шигырьләр китабы дөнья күрде!

Польшадагы Лодза университетында белем алып кайткан Алсу Илхамова үзенең тәҗрибәсе белән уртаклаша. «Ышанасыңмы, юкмы, бер дәрестә, төркемдәшемнең «Ауропада белем алыр идеңме?» дигән соравы «Кинога\паркка барасың килмиме?» дигән кебек кенә яңгырады, шуңа мин озак уйламыйча ризалаштым.» ди ул. Чит илдә уку турында икеләнеп йөрүчеләр өчен бу әңгәмә шәп мотивация булачак!

Алдагы елны без «Tatmedia Junior» проекты кысаларында урамда татар теленә бәйле төрле сораштырулар, социаль экспериментлар уздырдык. Бу санда әлеге бер еллык тәҗрибәбезнең нәтиҗәләре белән уртаклашабыз.

Шулай ук, сине «ачыш» сәхифәсендә акыл тешен алдыру, чаңгыда шууның өстенлекләре, NFT турында язмалар көтә. NFT – бик гади итеп әйтсәк – кайсыдыр уникаль объектның цифрлы сертификаты. Бу турыда җентекләп аңлатачакбыз.

Февраль ае – ике бәйрәмне берләштерүче ай. Шуларның иң-иңе, мөгаен – гашыйклар көне. Бу бәйрәмне без берничек тә читләтеп уза алмадык. Һәм бу темага бәйле без синең белән сериаллар безгә тәкъдим итә торган парларның төрләре, җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр культы һәм мәхәббәтнең фән ягыннан ничек аңлатылуы турында сөлйәшербез.

Ә икенче бәйрәм исә – Ватанны саклаучылар көне. Бу көнгә бәйле без хезмәт иткән һәм итмәгән егетләрдән, кызлардан сораштыру уздырдык: бүгенге көндә хәрби хезмәт актуальме-юкмы? Ә син ничек уйлыйсың?

Шулай ук, синең белән ашау белән бәйле психик тайпылышлар (икенче төрле әйтсәк – РПП), Яшьләр сәясәте темаларын кузгатырбыз. Шуңа өстәп, сине савыт-саба ватыкларыннан төрле бизәнгечләр ясаучы кыз белән әңгәмә дә көтә!

Ә «иҗат» сәхифәсендә исә син танылган шәхесләребез Муса Җәлил һәм Сара Садыкова музейлары турында язмалар, Фәнис Яруллин шигырьләре һәм укучыларыбыз иҗаты көтә. Фикерләрең белән уртаклашырга онытма!