Логотип Идель
Саннар

ФЕВРАЛЬ 2021

04 февраля 2021 ФЕВРАЛЬ 2021

Февраль санын әле генә типографиягә озаткан идек, инде дөнья да күрде! Вакыт шундый тиз уза-а-а... Язга да күп калмады! Кояш нурлары, кара җир, беренче ямь-яшел үләннәр... Әй, сезне февраль саны белән таныштырасы идем лә! Киттек!

Тышлыктагы җитди егетебез – спортка гашыйк, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Булат Шәйхутдинов! Аның белән сезне Илүзә Касыймова таныштырачак.

Спортны үз итүче тагын бер яшүсмер белән таныштырабыз әле сезне. Бокс белән шөгыльләнә. Юк, егет түгел, кыз кеше! Зилә Гәрәева өчен бокс сулар һава кебек. Әңгәмәне укыгач, үзегез дә аңларсыз!

Бу саныбызны матурлык тудыручы Камилә Мостафина да бизәде. Аның «Бирнә» проекты – үзе могҗиза! 16 яшьлек бизнесвумен белән сез дә танышыгыз, илһамланыгыз.

Әче алманың кайчан тәмле булганын беләсезме? «Тәмле» ди шул менә! Авторыбыз Ләйлә Исламовага бу хакта хәзерге вакытта Лаоста яшәүче Фирүзә Хәбибуллина сөйләгән.

Стилист белән шоппинг. Кыйммәтле ләззәт кебек, әйеме? Ә менә Гөлназ Әхмәдиева безгә киресен исбатлаган. Стилист Алина Буреева белән әңгәмәсен укып кара әле тизрәк!

ИРЕКме яки ЧИТЛЕКме? Син зоопаркларга нинди карашта? Зәринә Фазылова белән бергәләп, плюсларны һәм минусларны барлыйбыз, нәтиҗә ясыйбыз.

Fauzia. Иҗатын кайчандыр гитарада уйнап, каверлар яздырудан башлаган, бүгенге көндә тәүге альбомын чыгарып, меңләгән яшьләрнең күңелен яулаган җырчы кыз «Ялкын»да кунакта! Постерны кайсы як диварыңа элеп куясың?

«Укытучы абый бәйләнә...» «Оялчан алма»да бүген әлеге четерекле темага сөйләшәбез. Әгәр синең дә психологка сорауларың бар икән, оялма, «Ялкын»га язып җибәр, бергәләп хәл итәрбез! Анонимлык 100% гарантияләнә.

Онлайн аралашу хәләлме? Мөселманнарга Гашыйклар көнен билгеләп үтәргә ярыймы? Ислам динендә үз хис-кичерешләрең белән ничек бүлешергә? Кыз кеше беренче адым ясарга мөмкинме? Сораулар, сораулар... Ә җаваплары Резидә Әлмиева язмасында! Ул Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабировтан интервью алды.

Дуслык кадере. Бу төшенчә эчендә нинди мәгънә ята? Гомумән, бармы ул дуслык? Рәзилә Газизова хикәясендә шушы сорауларны күтәрә. Хикәянең февраль санында бер өлеше генә басылып чыкты. Дәвамы март санында булачак. Димәк, дүрт күз белән чираттагы санны көтә башлыйбыз инде, әйеме?

 

Синең белән бергә март санын көтүче һәм аңа җан өрергә тырышучы Чаткы